tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IT-паркта татар авылларының киләчәге һәм аларның үсешенә яшьләрне җәлеп итү юллары турында сөйләштеләр
IT-паркта татар авылларының киләчәге һәм аларның үсешенә яшьләрне җәлеп итү юллары турында сөйләштеләр

IT-паркта татар авылларының киләчәге һәм аларның үсешенә яшьләрне җәлеп итү юллары турында сөйләштеләр

Казанның IT-парк бинасында VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында татар авылы киләчәге һәм аның үсешенә яшьләрне җәлеп итү мәсәләләренә багышланган секция уздырылды.

Секция эшендә йөзгә якын делегат, Татарстан районнарыннан уңышлы яшь бизнес коручылар, Казанның аграр университеты вәкилләре һәм авыл торышын өйрәнүче галимнәр чыгыш ясады.

ТР Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты Алисә Ибраһимова татар авылларының демогоафик хәлен ачты. Авылларда гаилә кору, хатын-кызлар һәм ир-атларның ничәсе авылда кала икәнен сөйләде.

Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты Эльвина Сәгъдиева татар авылларындагы яшьләрнең социаль хәләте турында чыгыш ясады.

Секциянең икенче блогы белем бирүгә һәм яшьләр оештырган уңышлы бизнес үрнәгенә багышланган иде. Казан аграр университетында “МВА-Агробизнес” программасы эшләп килә. Ике еллык белем алу программасы чит илләргә, Россиянең башка төбәкләренә стажировка һәм яшьләрне авыл җирлегендә эшләүче идарә итү кадрлар резервына өстәүне үз эченә ала.

Әлеге блокны Ахмадиев Айнур – уңышлы җиләк үстереп сату ширкәте булдырган бизнесмен тәмамлады. Айнур авыл җирлегендә бизнес коручы яшьләрнең үзара аралашу мәйданчыгының әлегә булмавын әйтте, ләкин Татарстанның җиләк үстерүчеләрнең формаль булмаган тәҗрибә уртаклашу берләшмәсе барлыгын сөйләде. Айнур Әгерҗе районының Касай авылында гаиләсенең басу җирендә 2017 башлап хззер инверстор ярдәмендә 5 гектар җирдән уңыш алучы эшмәкәр.

Өченче блок авылларны җанландыру чараларына багышланган иде. Беренче булып татарның онытыла барган җыен чарасына багышланган иде. Аның эчтәлеген һәм авылга тәэсирен Чүпрәле районы башкарма комитеты урынбасары, Мунчали авылы җыенының оештыручысы Илмир Измайлов сөйләде. Җыен үз эченә дини чаралар, өмә, авыл проблемаларын уртага салып сөйләшү, авыл тарихын язу һәм тамырларын барлауны да алган.

Әлеге блокны һәм секцияне Бадретдинов Камил – Мордовия Республикасының Аксюн авылы имамы тәмамлады. Ул мәхәллә, дин һәм аның авыл торышына, эшмәкәрлеккә тәэсире турында сөйләде. Секция актив рәвештә сораулар бирү, ачык дискуссия һәм тәҗрибә уртаклашу форматында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*