tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы: “Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” секциясе
IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы: “Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” секциясе

IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы: “Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” секциясе

24 апрельдә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы бинасында  IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының “Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” секциясе эшләде. Чараны  Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау буенча дәүләт үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова алып барды.

8март 004

Секция утырышында Россия Федерациясе  һәм Татарстан Республикасының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйләнешле иҗади проектлар авторы Әлфия Рәхмәтуллина (Санкт-Петербург шәһәре. Чыгышының темасы: “Сөембикә. Алтын чор, көмеш чор”), Иркутск өлкәсе татар-башкорт мәдәният советы үзәге әгъзасы Гөлнур Әхмәтшина (чыгышының темасы: “Иркутск өлкәсе татар-башкорт мәдәният советы үзәге эшчәнлегенең милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм яшь буынны тәрбияләүдәге роле”), Стәрлебаш халык театрының куючы режиссеры Зөлфия Гыйзетдинова (Башкортостан Республикасы. Чыгышының темасы: “Халыкта милли рух тәрбияләү һәм телне саклап калуда театрның роле”), автор-башкаручы Флора Вафина (Мәскәү шәһәре. Чыгышының темасы: “Татар хатыны һәм патриотизм”), Самара өлкәсе халык һөнәрчелегенең декоратив-гамәли сәнгать остасы, Самара шәһәренең “Алтын энә” ателье-остаханәсе җитәкчесе Гөлнара Насыйрова (чыгышының темасы: “Милли горурлык хисе тәрбияләүдә милли киемнең роле. Калфак һәм изү тегү-чигүнең үзенчәлекләре”), Актаныш районының Мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең директоры урынбасары Гөлназ Шиһабетдинова (чыгышының темасы: “Актаныш Мәгълүмат-мөхәррият үзәге белән “Ак калфак” җирле оешмасының хезмәттәшлеге”), “Сөембикә” журналының баш мөхәррире урынбасары Гөлнур Сафиуллина (чыгышының темасы: “Милли үзаңны үстерүдә вакытлы матбугатның әһәмияте”), “Идел” Халыкара фестиваль-конкурсы җитәкчесе Лилия Бәдәмшина (Башкортстан республикасы. Чыгышының темасы: “Тугандаш халыклар арасында милли-мәдәни багланышларны ныгытуда сәнгатьнең роле”),  Татарстанның атказанган артисткасы Гөлзадә Сафиуллина (чыгышының темасы: “Милли-мәдәни мирасны саклап калуда, үстерүдә музыка һәм җыр сәнгатенең роле”), Бескарагай районы Башкүл урта мәктәбе китапханәчесе Люция Хәмитова (Казахстан Республикасы. Чыгышының темасы: “Милли рух тәрбияләүдә китапханәләрнең тоткан урыны. Бу эштәге кыенлыклар”) “Дуслык”  татар мәдәнияте үзәгеннән Рәйханә Григорьева (Кемерово өлкәсе. Чыгышының темасы: “Чит төбәкләрдә яшәүче татар балаларына мәктәптән тыш татар телен, әдәбиятын, тарихын ирештерү ысуллары”) чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*