tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы: секция утырышлары

IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы: секция утырышлары

24 апрельдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә  IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” секциясе эшләде.

Чара милли мәдәният үзәгенең кинозалында башланып китте. Башта делегат ханымнарны Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе Кадрия Идрисова сәламләде.»Хәерле эш сәгатьләре булсын!» — дип башлады сүзне ул. Чыгышында Кадрия Раес кызы татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчеләрен шәҗәрәләрне өйрәнү төзү, балаларга исем кушу, олы яшьтәгеләрнең васыятен тыңлый белүгә өйрәтү кебек мәсьәләләргә игътибарны юнәлтергә чакырды.

Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы бинасында  IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының “Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” секциясе эшләде. Чараны  Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау буенча дәүләт үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова алып барды.

Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында “Мәгариф системасында милли тәрбия” секциясе булды. Анда югарыда телгә алынган министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Флера Сәйфуллина, КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, профессор Әлфия Юсупова, әлеге бүлекнең гомуми һәм төрки телләр белеме кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова, күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, шулай ук 100ләп делегат катнашты. Җәмгысе 15ләп кеше чыгыш ясады. 3 сәгать дәвамында барган утырышта катнашучылар милләтнең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып, күп мәсьәләләрне берләштергән милли мәгариф, бу өлкәдәге кайбер проблемалар турында фикер алышты, үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен әйтте. Модератор ролендә Казан шәһәренең Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*