tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы
IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы

IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.

Быелгы форумда Татарстан Республикасының 43 районыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 22 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.

Форумның программасы кысаларында делегатлар “Мәгариф системасында милли тәрбия”, “Милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү”, “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” дип исемләнгән секция утырышларында эшләячәк.

Форумның пленар утырышы 25 апрель көнне К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узачак. Шулай ук монда халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе дә оештырыла. Соңыннан делегатлар Казан Ратушасының Колонналар залына узачак “Калфак туе” чарасында катнашачаклар.

26 апрель көнне форум делегатлары бөек шагыйребез Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Форум да катнашучылар шулай ук К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбле концертын, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналы кичәне тамаша кылачак.

2 Комментарии

  1. Чулпан

    IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумда ничек катнашырга була? Шартлары нинди?

    • Модератор Миннуллина

      Исәнмесез, Чулпан. Башта үзегез яшәгән җирлектә булган “Ак калфак” оешмасы эшенә катнашу кирәктер. Сез яшәгән төбәктән андый татар хатын-кызларын берләштерүче оешма булмаса, үзегезгә оештырып караргадыр?

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*