tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы узды

IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы узды

25 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы узды.

Утырыш башланыр алдыннан театр фойеларында китап, журнал, милли кием-салым, аяк киеме, бизәнү әйберләре күргәзмә-сәүдәсе эшләде. Делегат ханымнар үзара аралаштылар, кичәге көн тәсирләре: секция эшләре, экскурсияләр. “Казан” ансамбленең концерты турында фикер алыштылар.

Пленар утырышны “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова башлап җибәрде. “Быелгы җыен аеруча истәлекле көннәргә туры килде. Бу көннәрдә татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130-еллыгын билгеләп үтә. Милләте өчен җанын фида кылган Тукай үзенең иҗаты һәм рухы белән безне дә кыю хәрәкәт итәргә чакыра”, – дип башлады ул сүзен.

Секцияләр эше турында алар өчен җаваплылар хисап тотты.

Галимә Әлфия Йосыпова “Мәгариф системасында милли тәрбия”, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова “Милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү”, Кадрия Идрисова “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” секцияләрендә чыгыш ясаучыларның фикерләрен туплап җиткезеләр, булган тәкъдимнәрне гомуми резолюциягә кертеләчәге искәртелде.

Татарстан Республикасы вице-премьеры, фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү хатын укыды. Министр республикадагы икътисади һәм иҗтимагый хәл белән таныштырды һәм үз исеменнән дә форум делегатларына уңышлы эш теләде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның сәламләү сүзенең төп фикере – “Милли нигилизмга каршы милли үзаң кую принцибы” форум делегатларында яклау тапты, зал бу фикерне алкышлап кабул итте.

Төп доклад белән Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова чыкты. Ул сүзен форум танылган татар мәгърифәтчәсе, Ислам дөньясындагы беренче һәм бердәнбер казыя Мөхлисә БубыйНың “Гүзл затларыбыз милли җанлы булса, татар упкынга төшмәячәк, яшәячәк”, – дигән шигарь астында баруын искәртүдән башлады. Шулай ук “Ак калфак” үз алдына куйган бурычлар турында әйтелде.

Шулай ук язучы, Мәскәү “Зыялылар” клубы җитәкчесе Нәзифә Кәримова, Башкортстанда яшләүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр Люция Вафина, Татарстанның Балтач районындагы “Ак калфак” сәркатибе Зөһрә Әхмәтханова, Төркиядәге “Идел-Урал” татар җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы, язучы Рабит Батулла, Башкортстандагы Стәрлебаш авылы халык театры режиссеры Зөлфия Гыйзетдинова, Күлҗа (Кытай) шәһәреннән татар милли киемнәрен җитештереп сатучы эшмәкәр Фәһринур Хәсән, Омски өлкәсеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Мөхәммәтшина, Казаннан дизайнер Эльмира Хәмматова, Кемерово өлкәсеннән эшмәкәр Мәүлиха Хөснуллина һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Иң актив ханымнар Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм исемнәре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Төшке аштан соң IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары Казан Ратушасына “Калфак туена” киттеләр.

26 апрельдә форум делегатлары Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган юбилей чараларында катнашачак.

Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.

Быелгы форумда Татарстан Республикасының 43 районыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 22 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*