tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының  РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Казан шәһәре
21 март 2015 ел

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены биредә катнашучыларның  чыгышларын тыңлап һәм  авыл-хуҗалыгы бизнесы проблемаларын төрле яклап тикшереп, түбәндәге карарга килде:

  1. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, кооперацияне һәм бергәләп эшләүне үстерү максатыннан Казанда һәр елны уздырыла торган эшмәкәрләр форумын кирәк һәм файдалы эш дип бәяләргә.
  2. Авылда кулланучылар кооперациясен торгызуны һәм үстерүне иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип санарга.
  3. Татар милли-мәдәни оешмаларының чараларын уздыруда эшмәкәрләр тарафыннан ярдәм итү тәҗрибәсен киңрәк  җәелдерергә.
  4. “Чиста су”, “Авыл юллары”, “Авыл урамнарын яктырту” һәм башка шундый Татарстан Республикасының Дәүләт программаларын гамәлгә куюда эшмәкәрләрне актив җәлеп итергә.
  5. Эшмәкәрләрнең төбәкләрдә шәхси, милли авыл мәктәпләрен, балалар бакчаларын төзү һәм төзекләндерү башлангычын хупларга һәм киңерәк җәелдерергә.
  6. Россия Федерациясендәге татар авыллары бизнес әһелләренә  тарихны һәм туган якны өйрәнү максатыннан уздырылган тикшеренүләргә ярдәм күрсәтергә. Балалар һәм яшьләр арасында гаилә тамырларын өйрәнү буенча иҗтимагый хәрәкәтне җәелдереп җибәрергә. Авылларда “Шәҗәрә бәйрәмнәрен” уздыруны гамәлгә куярга.
  7. Милләтебезнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүдә һәм саклауда  Бөтенроссия авыл Сабантуе, ат чабышлары, татар көрәше, “Түгәрәк уен” фестивале һәм башка гомум татар  милли-мәдәни чараларны оештыруда татар бизнес-җәмәгатьчелегенә таянып уздыруны дәвам итергә.
  8. Татарстан Республикасы Президентының “1000 гаилә фермасы”  программасының үтәлешен  күзәтүне(мониторинг)  Россиянең “Татар авыллары” иҗтимагый оешмасына йөкләргә.
  9. Россиянең “Татар авыллары”  иҗтимагый оешмасына авыл эшмәкәрләренең уңай эш  тәҗрибәсен өйрәнеп, киләсе  V татар авыллары эшмәкәрләре җыенына махсус җыентык  итеп чыгарырга.
  10. Россиянең ” Татар авыллары” иҗтимагый оешмасының сайтында авыл эшмәкәрләренең мәнфәгатен тулырак яктыртырга.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*