tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Милләт шәхесләре / Иваново өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ляпин Фәрит Усман улы
Иваново өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ляпин Фәрит Усман улы

Иваново өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ляпин Фәрит Усман улы

Ляпин Фәрит Усман улы Иваново өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Иваново өлкәсе Мөселманнарының диния нәзарәте “Иваново мөхтәсибәте” үзәкләштерелгән дини оешма рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы.

Фәрит Ляпин 1947 елның 8 июлендә Пенза өлкәсенең Неверкино районы Мазарлы (рус. Октябрьское) авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач Төньяк флотта хәрби хезмәт уза. 1977 елда Казан төзүче-инженерлар институтын (КИСИ) (хәзерге Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты) тәмамлагач Иваново шәһәренең «ГлавИвановоСтрой» оешмасында тәҗрибә тупларга юллана. Төзелеш оешмасында эшләү дәверендә ул гади мастердан баш инженер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

1993 елда Фәрит Ляпин инициативасы һәм өлкәнең татар җәмәгатьчелеге ярдәме белән «Восток-Шәрык» Иваново өлкәсенең татар җәмгыяте төзелә. 1994 елда Фәрит Усман улы соравы буенча шәһәр һәм өлкә администрациясенең ярдәме белән татар телен һәм әдәбиятен укыту өчен якшәмбе татар классы оеша, соңрак әлеге класс базасында дәүләт татар якшәмбе мәктәбе эшли башлый. Әлеге мәктәптә татар, гарәп телләрен, милли тарих һәм әдәбият, ислам нигезләренә өйрәтәләр. 1993 елның җәй аенда Ивановода беренче тапкыр «Сабантуй» бәйрәме оештырыла һәм хәзерге көнгәчә өлкә, шәһәр халкының яраткан бәйрәме буларак кабул ителә. Өлкәнең татар автономиясе вәкилләре Россия халыкларының милли мәдәниятенә кагылышлы фестиваль, бәйгеләрдә актив катнашып киләләр.

Мөселман җәмәгатьчелеге мөселман мәдәни үзәге торгызу өчен җир алуга ирешә. 1997 елда беренче таш салына, 2003 елның сентябрь аенда җәмигъ мәчете сафка баса.
Фәрит Ляпин инициативасы белән ел саен профиль сменалы балалар лагерьлары оештырыла. Өлкәнең кайбер шәһәрләрендә район һәм шәһәр тормышында актив катнаша торган татар (Кинешма, Тейково, Фурманов, Вичуга) һәм мөселман (Шуя, Кинешма, Тейково, Фурманов, Вичуга) җәмгыятьләре эшләп килә.

Фәрит Ляпин Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте әгъзасы, Иваново өлкәсенең Иҗтимагый палата әгъзасы. Россия мөфтиләр шурасы тарафыннан икенче дәрәҗәле «Аль-Фахр» Почет ордены, Дәүләт бүләге, икенче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Бөтендөнья татар конгрессы медале, Россия халыклары Ассамблеясенең бронза медале, Татарстан Республикасы Президентының мактау грамотасы иясе. Иваново шәһәренең мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен “Триумф” премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*