tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ивановода Муса Җәлил шигырьләре төрле телләрдә яңгыраячак
Ивановода Муса Җәлил шигырьләре төрле телләрдә яңгыраячак

Ивановода Муса Җәлил шигырьләре төрле телләрдә яңгыраячак

2020 елның 28 февралендә Иваново милләтләр йортында Муса Җәлил әсәрләрен иң яхшы сәнгатьле укуга багышланган халыкара шигырь укучылар конкурсы узачак. Бу хакта Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче этап – сайлап алу туры. Ул агымдагы елның 1-15 февралендә, икенче этап – финал 28 февральдә Иваново шәһәренең Милләтләр йортында узачак.

Конкурсның барлык этапларында да Муса Җәлилнең сайлап алынган бер әдәби әсәре тәкъдим ителергә тиеш. Конкурста төрле милләт һәм төбәк, шул исәптән Татарстан вәкилләре катнаша.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*