tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ивановода татарча сөйләшәләр
Ивановода татарча сөйләшәләр

Ивановода татарча сөйләшәләр

19 апрельдә Иваново шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үтте. Бу юлы ул “Татар дозор” уены рәвешендә оештырылды.

Өч төркемгә бүленгән яшьләр (капитаннары: Марат Хәсәншин, Диләрә Галиуллина, Руслан Хәбибуллин) шигъри юлларга “яшерелгән” шәһәрдәге объектны эзләп табарга тиеш иделәр.  Әле текст эчендәге хәрефләрне табып, серле язуны төзергә дә кирәк иде.

Беренче пункт Ивановоның Җәмигъ мәчете иде, аның ярымайларын да төгәл санап алырга кирәк иде. Бар команда да моны ерып чыкты дияргә була.

Киләсе пункт Ивановоның сәүдә үзкләренең берсе булды. Биредә уенчылар “Мәскәү уеннары кибетен эшләп табып, сатучыга тиешле сүзен әйтеп, татарча әкият текстын алырга тиешләр иде. Соңыннан бирелгән сорауларга җавап та табарга кирәк булды. Финалда капитаннар тизәйткеч әйтүдә ярышты, командалар сәхнә осталыкларын күрсәтте. Нәтиҗәдә Марат Хәсәншин җитәкләгәг команда җиңеп чыкты.

Уенда катнашучылар оештыручыларга кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*