tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры һәм җирәбә буенча уйнатылган машина иясе билгеле
IX Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры һәм җирәбә буенча уйнатылган машина иясе билгеле

IX Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры һәм җирәбә буенча уйнатылган машина иясе билгеле

Курган өлкәсенең Әлмән авылында узган IX Бөтенроссия авыл Сабан туе тәмам. Өлкә халкы һәм кунаклар татар халкының мәдәнияте белән танышты, милли уеннарда катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты.  Кунакларның игътибарын иң җәлеп иткән ярышлар, билгеле, чабышы һәм көрәш булды.

 

Ат чабышы башланыр алдыннан ярты сәгатьдан ук чабыш мәйданы буйлап халык тезелде. Сабантуйның бу мавыктыргыч ярышларын Курган өлкәсе губернаторы Андрей Кокорин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.

 

Беренчелекне Воронеждан Юрий Карташовның “Покой” кушаматлы аты яулады. Җиңүчегә Курган өлкәсе губернаторыннан “Шевроле-Нива” автомобиле тапшырылды. Юрий Карташов бу җиңүенә чиксез шат булуын һәм ярышларга ныклап әзерләнүен әйтте.

 

Көрәш ярышын исә халык көне буе көрәште. Бер бер артлы төрле авырлыкта җиңүчеләр билгеләнде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, барлык категорияләрдә дә беренчелекне Башкортстан көрәшчеләре яулады. 70 кг категориясендә җиңүче Рушан Ильясов булды, 80 кг арасында шулай ук Башкортстан егете Зөлкарнаев Артур җиңде, 90 кг беренчелек Айгиз Зәйнетдиновта, 100 кг Рөстәм Исламов. 120 кг категориясендә Рәдиф Акчурин иң көчлесе булды.

Рәдиф  Акчурин абсолют батыр калды. Ул тәкә иясе булды. Татарстан Президенты бүләге Лада Гранта машинасы исә янә төрле категориядә батыр калучылар арасында җирәбә буенча билгеләнде. Автомобильнең бәхетле иясе  Рушан Ильясов булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*