tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Избалык» балык үрчетә
«Избалык» балык үрчетә

«Избалык» балык үрчетә

Ульяновск өлкәсе Павловка районында Наил Кузахметовның форель балыгы үрчетү буенча фермер хуҗалыгы шундый уңышлы проектларның берсе булып санала.

Бүген әлеге кооператив елына 3 миллион данә яшь форель балыгы җитештерү мөмкинлеге бирәчәк балыкчылык комплексы төзү эшләрен башлап җибәрергә җыена. Хәзер хуҗалык белгечләре 131,6 миллион сумлык инвестицион проектны әзерләү белән мәшгуль. Якын киләчәктә нәселле (племенной) форель үрчетүче оешма статусын алу максаты куябыз, ди хуҗалык җитәкчесе Наил Кузахметов.

Хәзер уңышлы гына эшләп килүче, яхшы даны еракларга таралган бу кооператив 2016 елда барлыкка килә. Аны булдыруның төп максаты — Ульяновск өлкәсенең балыкчылык hәм балык эшкәртү предприятиеләрен берләштерү. Кооператив әгъзалары үз продукцияләрен бергәләп саталар hәм киңәшләшеп, уртак фикергә килеп, балык азыгы, җиhазлар юнәтәләр, шулай ук бер-берсенә фәнни-методик ярдәм күрсәтәләр.

«Избалык» авыл хуҗалыгы куллану, эшкәртү hәм сату кооперативы hәрдаим үсеш юлыннан атлый hәм продукция җитештерү күләмен арттыра бара. 2016 ел белән чагыштырганда, кооперативның производство күрсәткечләре 11 тапкыр арткан.

«Избалык»та җитештерелгән продукциянең 80 проценты Ульяновск өлкәсендә сатыла. Павловка якларында үскән искиткеч тәмле форель балыгы шулай ук Татарстан Республикасы, Пенза hәм Самара өлкәләре кибет киштәләрендә дә урын алган.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*