enrutat
Баш бит / Изге хыялларыгыз тормышка ашсын!
Изге хыялларыгыз тормышка ашсын!

Изге хыялларыгыз тормышка ашсын!

Кем әйтмешли, юбилейлар үтә дә китә. Ә кешенең үз го­ме­рен­дә башкарган эшләре халык күңелендә кала. Бу бигрәк тә язучы кешеләрнең эшчәнлегенә кагыладыр. Журналист бит ул илдәге сәясәтне аң­лап, ха­лыкның бу турыда нәрсә уйлаганын белеп, киләчәкнең офыкларын алдан кү­реп, барысын да анализлап, һәр укучы кү­ңеленә сеңәрлек итеп язарга тиеш.

Әһлиуллин нәкъ шун­дый журналист. Элек ул укымаган газе­талар, ул күрмәгән те­ле­визион тапшырулар юктыр, дип әйтә идек. Ә хәзер инде ул кермәгән сайт та юк дияргә генә ка­ла. Рәфгать Нә­би­улла улы интернет чел­тә­ренә кыюсыз адым­нарын биш — алты еллар элек кенә ясаган иде. Шул вакытта компьютерның кайсы төй­мәсенә басарга ки­рәклеген хез­мәткәрләреннән со­рап утыр­­са, хәзер инде без үзебез: “Бу яңалыкны кайдан алдыгыз ин­де тагын? Беркая да андый хә­­бәр ишетелгәне юк бит”, — дип кабинетына атылып кергәндә, шундук сайтның исемен әйтә дә бирә, әле мәгълүмат сайтларын укымауда гаепләп тә чыгара.

Әйе, мөхәрриребезне дө­нья­дан артта калган олы кеше, дип атап булмый. Ул әле үзеннән күпкә яшьрәк хез­мәттәшләрен дә уздырып, яңа идеяләр тудырып яшәүче кеше. Бүген ул Гакыйль Сәгыйровның музей-йортын булдыру буенча Кошки районы белән Самара арасын иңли, заманында “Волжская коммуна” га­зе­тасының хә­бәрчесе булган шагыйрь Владимир Мирныйның ташландык каберенә истәлек ташы кую белән шөгыльләнә, авыру булуына карамастан, Казанда уздырылучы Бөтендөнья татар конгрессының милли һәм төбәк массакүләм матбугат чаралары форумында өчәр көн йөреп кайта.

Исебез китә инде бу кешегә — тәнендә операция ясатмаган бер әгъзасы да калмаган, ә ул, үзен саклау урынына, икейөзле кешеләргә хакыйкатьне ярып салырга да кыенсынмый, көн кадагына язылган кискен язмалары белән тын күл өстеннән дулкын йөгертеп алырга да куркып тормый…

Үҗәтлек, максатчанлык сый­­фатлары аңа әтисе Нә­би­улла агадан, әнисе Гыйльменур ападан килгән булса, язучылык осталыгы, укучы өчен кызыклы, көнүзәк темаларны таба белү сыйфаты Казан университетының журналистика факультетында укыганда, өлкәбезнең «Волжская коммуна», «Знамя Родины», «Волжская новь» район газеталарында эшләгән чорда чарланган булса кирәк. Заманында «Советская Рос­сия», «Труд», «Сельская жизнь», «Сельская молодежь», «Степные просторы» кебек үзәк газе­таларда һәм журналларда да Рәфгать Нәбиулла улының кызык­лы язмалары даими бастырылып килгән. Ул авыл хуҗалыгына яңа технологияләр, яңа ысуллар кертү турында язылган берничә язмасы өчен Бөтенсоюз ха­лык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә бронза медале белән дә бүләкләнгән.

«Волжская коммуна» өлкә газетасының йөз еллыгына ба­гышланган ике томлы китапта Рәфгать Әһлиуллинның да исеме һәм язмалары бар.

Өлкә “Туган тел” җәмгыя­тенең беренче адымы — 1989 ел­да уздырылган кышкы Сабан туе бәйрәме турында да Рәфгать Әһлиуллин «Волжская ком­муна», «Ватаным Татарстан» газеталарында язып чыга. Ә Самараның Яшьләр йор­тында татарлар уздырган зур җыелышта газета ачу һәм аның редакторын сайлау турын­да сүз чыккач, Рәфгать Әһлиуллинның һәм күптиражлы завод газетасы хәбәрчесе Шамил Галимовның исеме атала. Бу Рәфгать Нәбиулла улының Волжски районының «Волж­ская новь» газетасында редак­тор урынбасары булып эшләгән чагы була. Җыелыштан кайтып, өйдәгеләргә татар газетасына баш мөхәррир итеп чакырулары турында әйткәч, туксанга җитеп баручы Гыйльменур әби: «Бар­ма, улым. Татар барда — хәтәр бар, диләр. Ашап бетерерләр үзеңне», — дип әйтә. Нокта­сына баскан икән бит. Ә улы тыңламыйча, милләт өчен, хал­кым өчен дип, җиң сызганып эшкә алына. Аллаһы Тәгалә аны нәкъ менә кирәк вакытта туган телебез­не, татарлыгыбызны саклап ка­лу өчен Самарага китереп куйгандыр, дип уйлап та куясың.

Милли газетаны булдыру өчен та­тар җәмәгатьчелеге бик күп көч куя. Өлкә хөкүмәтенә яңа оеш­кан “Туган тел” татар җәм­гыяте әгъзалары Рәшит Абдуллов, Мансур Ямалетди­нов, Равил Яһудин, булачак баш мөхәррир һәм төрле оешма­ларның вә­килләре, эшкә йөргән кебек йө­реп, карар чыгару көнен якынайталар. Шулай итеп хөкүмәт һәм татар җәмәгатьчелеге яр­дәме белән 1990 елның 25 апрелендә “Бердәмлек” өлкә татар газетасы чыга башлый. Ул вакытта аңа татар сүзенә сусаган җиде мең кеше языла.

Әле дә редакциягә килү­челәр: “Газета чыга башлаган көненнән бирле язылабыз”, — диләр. Шундый укучыларыбыз булганда, газетабыз яшәячәк әле, дигән өмет белән яшибез. Бүген интернет ярдәмендә газета чыгаруы ул хәтле авыр да түгел. Информация эзләп районнарга да йөрисе юк, электрон хатлар язышып, бөтен яңалыкларны белеп, төрле татар авылларында узган чаралар турында язып торабыз. Шулай да халыкка якынрак буласы килә. Рәфгать Нәбиулла улы планерка саен тукыган “аналитик” язмалар тусын өчен урыннарга бару, халык фикерен белү кирәк. Ә моның өчен, акчага кытлык булу сәбәпле, кадр­­ларыбыз да җи­тешми, машинабыз да юк.

Шуңа күрә олыгаеп баручы мө­хәрриребезнең кү­ңеле тыныч түгел. Хөкүмәт түрәләре, байларыбыз белән очрашкан саен ул: “Акча юк, редакциябез көч-хәл белән генә очын-очка ял­гап яши. Хез­­мәт­кәрләребезнең хез­мәт хакы кайчакта Россия хөкүмәте билгеләгән минималь күләмгә кадәр дә җитеп бетми. Газета ябылса, аны яңадан ачу, язылучыларын табу кыен булачак. Ярдәм ите­гезче”, — дип барысын да йөдәтеп бетерә. Ләкин аны ишетүче генә юк.

Бу хәлдә нишләмәк кирәк? Капитализм дөньясы тик акчага, керем алуга бәйләнгән. Ә татар газетасыннан ни файда? Милли басмаларга реклама бирүчеләр дә аз, язылучылар саны да елдан-ел кими бара. Чөнки хөкүмәт түрәләре һәм балаларының Бердәм Дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә бирүләрен теләгән ата-аналар тырышлыгы белән татар мәгарифе дә бетеп бара, язма татар телен белүчеләр саны да елдан-ел кими…

Ләкин юбилей уңаеннан язылган котлавыбызны шушы күңелсез нотада тәмам­лый­сыбыз килми. Килә­чәккә өмет зур булмаса да, үткән юлыбызга борылып карыйбыз да шушы 28 ел гомеребез юкка түгелдер, дип уйлыйбыз. Хат ташучыларыбыз әйтмешли, татар газетасын гына шулай зарыгып көтеп алалар. Килмәсә, дөньяның астын өскә әйләндереп, “Бер­дәмлек”не таптыралар. Бичара почтальоннарның редак­циябезгә килеп, үзебез өчен калдырган нөсхәләрен алып киткән чаклары да булды. Татарлар күпләп яшәгән бөтен районнарда да шул хәл. Ләкин шәһәрдә күбрәк, чөнки шәһәр халкы һаман туган теленә сусап, татар сүзен, татар мохитын сагынып яши.

Рус милләтендәге хат ташучылар моның серен белеп бетермиләр, нәрсә язасыз соң шулкадәр, диләр. Нәрсә языйк инде? Халкыбыз турында язабыз. Аны бүген нәрсә борчый, нинди уй-фикерләр белән яши, оныгы яисә баласы нинди дәрәҗәләргә ирешкән — барысын да язып торабыз. Түрәләр кыланмышына түгел, халык мәнфәгатьләренә якын булган газета халыкка һәрвакыт кирәк.

Юбилеегыз котлы булсын, хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы! “Бердәмлек”нең кабат чә­чәк атуын күреп, тынычлап яшәвегезне телибез! Исән булыгыз! Изге хыялларыгыз тормышка ашсын!

Редакция хезмәткәрләре исеменнән
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА,

«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*