tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге җирләр, изге Биләр….
Изге җирләр, изге Биләр….

Изге җирләр, изге Биләр….

Һәр кавем халыкның үзе генә белгән риваятьләре,легендалары,изге,табынган җирләре була.Шундый җирләр безнең татарларыбызның да бар.Болар-изге Болгар һәм Биләр тыюлыклары.

Һәр кеше үз гомерендә бер булса да шушы җирләрне күрергә тиештер.

Без – Биектау районы өлкәннәре шушы максаттан шушы изге җирләргә август аенда сәяхәт кылдык. Сәяхәтнең беренче маршрутын Биләр җиренә барудан башладык.Ара якын түгел,шулай да сөйләшә-сөйләшә барып, тирә-юньне карап бара торгач килеп тә җиттек.Автобусдан төшеп бераз ял алу белән, Биләр белән танышуны башладык:мөмкинлекләре булганнар озын баскычтан менеп кара ташны карап төштек.Менгән вакытта тирә яктагы агачларга бәйләнгән төсле яулыклар,шарфларны карап мендек,урта бер җирдә сугышчы-батыр кызларга куелган ташны да карап уздык.

Аннан соң изге чишмә суы белән битләрне юып,алып килгән шешәләргә сулар алдык,авылдашларга,туган-тумачаларга дип.Шушы чишмә суы белән гөселләнергә теләүчеләргә кабиналар ясап куелган.Шулай ук, адарынган,нәзер әйтүчеләр монда килеп хайван чалалар,аларга да бөтен мөмкинлекләр тудырылган:аш пешерергә казаннар,чәй кайнатырга самоварлар бар,күп итеп,утырып ашау өчен,өстәлләргә кадәр бар.Хәзер ике кешенең берсе сәүдәгәр бит, монда да сатучылар киң колач белән сату итәләр иде.Сәяхәтнең истәлеге итеп барыбыз да нәрсәдә булса алдык.

Маршрутның икенчесе-Болгар тыюлыгы булды.Автобус олы юлдан килеп Болгар җиренә килеп керү белән искитмәле,соклангыч Ак мәчет каршы ала юлаучыларны. Шушы мәчетнең каршында ук ясалма зур күл,аны әйләнеп узып ике катлы мәчеткә килеп керәсең.Бирегә килеп кергән вакытта намаз вакыты иде, арабыздагы намаз әбиләре шунда ук намаз укып алдылар.Аннан чыгып ипи пешерү музеена юл алдык.Ишек алдына килеп керү белән элеккеге авылга килеп кергән кебек буласаң,чөнки абзар тулы терлек:ат,сарык,тавык хәтта мәче белән эткә кадәр бар.Олы,зур өйгә керү белән элеккеге мич,сәке,өстәл-урындыклар каршы ала,ишек алдында мунча,тегермән.Болар барысы да шул замандагыча – агачтан эшләнгәннәр.Болгарның икенче өлешендә ханнар каберлекләре, тимерчеләр йорты,ханнарның ял итү урыннары һәм ,әлбәттә инде, атаклы Коръән китабы. Аны зур пыяла белән чорнап алганнар. Бирегә килүчеләр бик күп,безнең бу җиребез белән бик кызыксыналар.Кызыксыну бигрәк тә Болгар тыюлыгын ЮНЕСКО га керткәч арткан.

Шулай итеп,күп тәэсирләр алып,кайту ягына борылдык.Бу сәяхәтебезне без әле бик озак вакытлар кхңелләребездә йөртербез.

Шушы сәяхәтне оештыруда автобус белән ярдәм күрсәткә Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге Ринат Рәшит улы Сабирҗановка һәм безне исән-имин йөрткән шофер Мансур Мөхәммәдиевка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Биектау муниципаль районы “Ак калфак” ижтимагый оемасы рәисе Г.Шакирова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*