tatruen
Баш бит / Яңалыклар /     Иҗатлары төрле, уңышлары күп
    Иҗатлары төрле, уңышлары күп

    Иҗатлары төрле, уңышлары күп

Хәсән белән Хөсәен Арангуловлар җырчылар, композиторлар, рәссамнар, сөяктән сыннар кисүче осталар, спортчылар. Аларның иҗатлары төрле. Төмән өлкәсендә уңышларга ирешкән иҗат осталары Мәскәүдә узган сәнгать Ассамблеясе Нәфис иҗат буенча Россия кубогы халыкара бәйгесендә Тубыл шәһәренә багышлап язылган картиналары белән “Рәссамнар сәнгате” номинациясендә җиңү яулыйлар. Аларның “Тубыл. Закат из прошлого” дип аталган картиналары икенче урын диплом һәм һөнәр осталары арасында “Рәсем” номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләнә. Узган ел Италияда узган халыкара бәйгедә “Классик рәсем” номинациясендә “Тубыл. Теремок. Возрождение в мечтах” дип исемләнгән иҗат җимешләре аларга уңыш китергән иде.

2020нче ел катлаулы һәм сынаулы булса да, Хәсән белән Хөсәен Арангуловлар иҗат дөньясында кайнап яшиләр. Алар Тубыл шәһәренең тарихи урыннарын, һәйкәлләрен, себер табигатен иҗат эшләрендә майлы буяулар, күңелләре белән сайлаган төсләр белән тасвирлыйлар. Бәйгеләргә махсус сайлап алган картиналары белән катнашып уңышларга ирешкән якташларыбызны котлыйбыз, киләчәктә дә яңа үрләр яулауларын телибез. Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар уңышлары турында:” Коронавирус пандемиясе аркылы узган ел илебез халкы өчен җиңел булмаса да тормышны туктатып булмый. Сынауларга бирешмичә алга таба барырга, онлайн форматта булса да узган бәйгеләрдә катнашырга кирәк.

Сәнгать Ассамблеясе Нәфис иҗат буенча Россия кубогы халыкара бәйгесендә катнашып җиңү яулаганыбыз безгә яңа мөмкинлекләр бирде. Сәнгать иҗаты буенча Россия кубогы лауреатлары башка илләрдә узган иҗат бәйгеләрендә дә катнаша алалар. Бүген безгә кызыклы иҗади тематик конкурсларда катнашырга чакырулар килә. Яңа елны иҗат бәйгеләрендә, ел дәвамында оештырылган спорт ярышларында, патриотик темага очрашуларда актив катнашып каршыладык. Көндәлек тормышыбыздагы иҗади юнәлешебезне туктатканыбыз юк. Аллам насыйп итсә, киләчәктә дә шулай булыр! Безгә рәсем ясау сәнгатенә мәхәббәт, кызыксыну уяткан танылган, тәҗрибәләре белән уртаклашкан рәссам Эдуард Тушаковка, сөяктән сыннар кисү остасы Минсәлим Тимергазиевка рәхмәтләребезне юллыйбыз. Алар безнең остазларыбыз,”-дип сөйләделәр. Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар ел дәвамында күп мәртәбә бәйгеләрдә катнашып дипломнар белән бүләкләнәләр. 2020 нче елның соңгы конкурсында җиңү яулаган картиналары өстендә майлы буяулар белән алар бер елга якын эшлиләр.

Сәләтле якташларыбызга иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*