tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иҗатымда – халык язмышы
Иҗатымда – халык язмышы

Иҗатымда – халык язмышы

5 мартта Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Г. Исхакый исемендәге бүләк лауреаты, язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән “Иҗатымда – халык язмышы” дип исемләнгән иҗади очрашу узды. Очрашуга язучылар, татар зыялылары, студентлар, китап сөючеләр килгән иде.

Бу очрашуның төп темасы – язучы Фәүзия Бәйрәмованың яңа чыккан “Ана” һәм “Гөләйза” китабын халыкка тәкъдим итү булды. Презентациядә автор үзе дә катнашты, әсәренең язылу тарихы белән таныштырды.

Фәүзия Бәйрәмова Михаил Худяков турында ике фәнни китап язды. Ул Худяковның татар тарихына керткән зур өлеше турында сөйләде, аның «Очерки по истории Казанского ханства» китабына зур бәя бирде, татарлар турында мондый гадел хезмәтнең Худяковка кадәр дә, аннан соң да әле булмавын әйтте. Михаил Худяковның Алабуга белән бәйләнеше турында мәгълүмат бирде.

Чыңгыз Айтматовның  татар анасы Нәгыймә Әхмәтвәлиева – Айтматовага багышлап язылган  «Ана» китабы турында Фәүзия Бәйрәмова очрашуга килүчеләргә сөйләде.

Очрашуда Үзәкләштерелгән китапханәләр мөдире Юлия Владимир кызы Нәҗипова, язучы Фирдәвес Хуҗин, Гөлзадә Әхтәмова һәм башкалар чыгыш ясадылар. Язучыга күп кенә сораулар бирелде, бу хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйтелде.

Язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмова белән булган бу очрашу “ТАССР төзелүнең йөз  еллыгы”на матур бер истәлек, мәгънәле һәм файдалы бер чара булып шәһәр тарихына кереп калды.

kitap.tatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*