tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау кызы Италиядә татарча җырлап тамашачыны таң калдырды
Ижау кызы Италиядә татарча җырлап тамашачыны таң калдырды

Ижау кызы Италиядә татарча җырлап тамашачыны таң калдырды

Диларә Гаделшина Ижауда туып үскән, башлангыч һәм урта музыкаль белем алып, Мәскәү дәүләт институтында музыка, театр сәнгате, операда җырлау сәнгате факультетында укуын дәвам итә. Диларә Гаделшина Италия вәкилләре тарафыннан Мәскәүдә оештырылган Халыкара Chorus Inside International фестивалендә испан, инглиз телләрендә җырлар башкара. Жюри әгъзалары Диларәне Италиядә узачак икенче турга чакыра.

Италия башкаласы Рим шәһәренең тарихи үзәге – Пантеонда чыгыш ясавына Диларә әле һаман да ышанып бетми. “Гади Ижау кызы шундый тарихи бинада җырласын әле”, дип гаҗәпләнә ул.

Италиядә барып чыгыш ясау өчен Диларәгә озын юл үтәргә туры килгән. Ул Ижауда танылган җырчылар Фәния һәм Мәхәммәтнур Гадальшиннар гаиләсендә туып үскән. Әти-әнисе – икесе дә җырчы, Мөхәммәтнур Гадальшин төрле конкурсларда җиңүче. Фәния ханым күп еллар Татарстанда яшәгән, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлаган. Диларә күңеленә кечкенәдән татар моңы сеңгән дисәк, бер дә арттыру булмас. “Кечкенәдән безнең белән концертларга йөреп үсте, хәтта әле бишектә чагында ук калдырыр кешебез юк иде, мин аны репетицияләргә дә үзем белән йөрттем”, дип сөйләде Диларәнең әнисе, “Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния ханым.

Республикада, Россиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләренә җыр бәйгеләренә дә ашкынып йөргән кызчык. Ул бәйгеләрдә катнашу өчен борынгы татар моңнарын өйрәнгән. “Мин татар җырларын башкарганда залдагы апа-абыйларның күз яшьләрен күрәм. Халкыбызның борынгы көйләрен яратып өйрәнәм”, ди Диләрә.

Диларә Удмуртиядә узган һәр бәйгедә катнашты. Рәшит Ваһапов бәйгесендә ул халкыбызның “Гөлҗамал” җырын башкарып, жюри әгъзаларын таң калдырды – Гран-прига ия булды.

Бүген Диларә Мәскәүдә мәдәният институтында укуын дәвам итә. Быелгы язда бергә укучы дусты белән Италиядән музыка белгече җитәкчелек иткән Халыкара Chorus Inside International җыр фестивалендә катнашырга батырчылык итә. Анда ул эстрада башкаручылар номинациясендә испан телендә җыр башкара. “Гран-при Вишневская исемендәге көллият коллективына бирелде, әмма эстрада номинациясендә чыгыш ясаучылар арасында мин иң күп балл җыючы булдым. Италиядән белгеч, фестивальнең жюри әгъзасы, Бразилиядән килгән гитарист миңа аягүрә басып кул чаптылар”, дип уртаклашты Диларә.

Диларә җиде телдә җырлар башкара. Фестивальдә татар, итальян, инглиз телләрендә җырлар башкарып, тыңлаучыларны таң калдырып кайтты.

Җырларның сүзләрен ул бик тиз отып ала икән. Бик хисләнеп башкара да. Фестивальнең жюри әгъзалары яшь милләттәшебезнең хисле башкаруын күреп, Италиянең Кьети шәһәрендә узачак турга чакыра да инде.

Башта конкурс Кьети шәһәренең Мульчино опера теарында уза. Аннан соң җырчыларны Римга алып киләләр, алар Пантеонда чыгыш ясый. Диларә Гаделшина инглиз телендә бер җыр һәм итальян телендә бер ария башкара. “Мин бик дулкынландым. Сәхнәгә чыгып, микрофон алуга, үз-үземне кулга алдым, чыгышым уңышлы булды”, дип уртаклашты Диларә.

Италия тамашачысына Диларә инглиз, итальян, испан телләрендә генә җырлар тәкъдим итеп чикләнми, үзенең туган телендә дә татар “Озату” халык җыры белән дә “сыйлый”. “Оештыручылар безгә үз телләребездә җырларга тәкъдим итте. Мин Русиядән – димәк, рус телендә җырларга тиеш идем. Мин татар кызы бит – туган телемдә җыр башкарасым килде. Озак та уйлап тормадым – “Озату” җыры белән халык алдына чыктым. Тамашачы бик яхшы кабул итте”, диде Диларә.

Италиядә узган фестивальдә катнашу Диларәнең уй-фикерләренә үзгәрешләр дә керткән. Ул кечкенәдән җырлап йөрсә дә, хәзер инде бу шөгыленең бушка булмавын аңлаган. Үзенең туган шәһәре Ижауда иҗат кичәсен уздырырга ниятли. Әлегә ул мөмкинлеге булганда әнисе Фәния ханым җитәкчелек иткән “Шатлык” ансамбленең концертларында катнашырга тырыша. Шундый бер кичәдә җирле авторлар Ибраһим Биектаулы һәм Раиф Баһаутдинов язган “Әниемә” җырын башкарган иде. Үз репертуарына аларның тагын берничә җырын алырга ниятли.

Көчле, матур тавышлы яшь милләттәшебез Диларә тырыш, үз эшен яратып, бирелеп башкаручы кызларның берсе. “Аның хыяллары тормышка ашуын, зур сәхнәләрдән чыгыш ясавын көтәм”, дип тора әнисе дә.

Хәмидә Гайфуллина  Азатлык радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*