tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ижау моңнары» татар һәвәскәр артистлары бәйгесе быел онлайн үткәрелә
«Ижау моңнары» татар һәвәскәр артистлары бәйгесе быел онлайн үткәрелә

«Ижау моңнары» татар һәвәскәр артистлары бәйгесе быел онлайн үткәрелә

Удмуртиянең Татар төбәк милли-мәдәни автономиясе быел «Ижау моңнары» Төбәкара республика татар сәнгате иҗади фестиваль-бәйгесен онлайн рәвештә үткәрә.

Бәйгедә 18 яшьтән башлап һәвәскәр артистлар катнаша ала. Алар гаризаларын һәм иҗади чыгышларының видеоязмаларын 2020 елның 1 декабренә кадәр оештыру комитетына җибәрергә тиеш. Оештыру комитеты Ижау шәһәрендә «Яңарыш» газетасы редакциясендә урнашкан.

Жюри һәвәскәр артистларның башкару осталыгына, чыгышларының үзенчәлегенә, сәхнә культурасына, сәхнә киеменә карап бәя бирәчәк. Һәр жанрда (хореография, вокал, «Уйна, гармун») беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнәчәк. Төп приз — Гран-при.

Бәйгенең беренче этабында конкурсантлардан видеоматериаллар кабул ителә. Икенче этапта җиңүчеләрне сайлап алачаклар. Өченче этап декабрь урталарына планлаштырыла — бу вакытта җиңүчеләрне Ижау шәһәрендә бүләкләү оештырылыр дип планлаштырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*