tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ижау моңы» берләштерә, барчабызны дуслаштыра!
«Ижау моңы» берләштерә, барчабызны дуслаштыра!

«Ижау моңы» берләштерә, барчабызны дуслаштыра!

1992 елның декабрендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге активистлары һәм оешма җитәкчесе Мәсгуд Вахит улы Гаратуев тырышлыгы белән Удмуртиядә беренче тапкыр “Ижау моңнары” татар җыр бәйгесе уза. Ул вакытта милләттәшләребез зур активлык күрсәтә. Республиканың төрле төбәкләреннән бик күп җырчылар катнаша. Соңрак анда катнашкан җырчылар, баянчылар халкыбызның яраткан башкаручыларына әверелә. Алар Ирек Мөхәммәтҗанов, Таңсылу Бәйрәмгулова, баянчы Илфат Нурмөхәммәтов һәм башкалар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен Ирек Шәрипов җитәкләгән вакытта — 2010 елның декабрендә – фестивальнең икенчесе уза. Ул вакытта фестивальнең иң олы бүләге — гран-прига “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле лаек була. 2016 елның декабрь аенда үткән өченче “Ижау моңнары” фестивале кысаларында бик күп чаралар үзды. Татарстанда нәшер ителүче журнал-газеталарның редакторлары, журналистлары кунакта булды. Алар Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы санлы гимназиядә, 107нче балалар бакчасында “Калфак туе” бәйрәмендә катнаштылар. «Яңарыш» газетасы хәбәрчеләре, ижау­лылар белән очраштылар, “Чулпан” үзешчән театрының “Шикәрем син, балым син” драмасын тамаша кылдылар. “Удмуртия татарларының милли-мәдәни хәрәкәтенең матбугат чараларында чагылышы” исемле конференция узды, төрле юнәлешләр буенча остаханәләр үткәрелде.

Агымдагы елның 17 февралендә “Спартак” халык иҗаты йортында дүртенче фестиваль-конкурс шаулап-гөрләп үтеп китте. Анда 12 вокаль ансамбль, 7 хореографик ансамбль, 4 ялгыз биюче (соло), 20 гармунчы, баянчы, 50 ялгыз җырлаучы катнашты. Ижау, Воткинск, Сарапул, Әгерҗе, Чайковский шәһәрләре, Каракүл, Балезино, Сюмси, Алнаш, Кизнер, Кияс, Камбарка, Глазов районнары, Татарстан Республикасы Әгерҗе районы, Пермь өлкәсе Чайковский шәһәреннән барлыгы 250 кеше көч сынашты.
Йомгаклау концерты буласы көннең иртәсе остаханәләрдән башланып китте. “Спартак” халык иҗаты йортының фойесында Татарстан Рес­публикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Казан шәһәренең “Мирас” балалар бию ансамбле җитәкчесе, “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле балетмейстры Дәүләт Исмәгыйль улы Үмәров биючеләрне кыздыра, тамаша залында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының ялгыз җырлау кафедрасы доценты, җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Альбина Рөстәм кызы Кинжалиева җырчыларны дөрес итеп җырларга өйрәтә, кече залда музыкант, композитор, укытучы, Халыкара конкурслар лауреаты Рафинат Ясәви улы Сәлахов игътибар белән һәр гармунчы, баянчыны тыңлый, курай уйнау серләренә төшендерә.

Концертны — кунакларыбыз: Әгер­җе шәһәре мәдәният йортының “Көмеш телле гармун” халык гармунчылар ансамбле башлап җибәрде. “Ижау моңнары” фестиваль конкурсының башында торган мәдәният хезмәткәрләре Резидә Миркасыймова, Нурулла Хуҗагалиев, һәрвакыт “Яңарыш” газетасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе белән кулга-кул тотынып хезмәттәшлек итүче Әгерҗе районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, китапханәче Рәмзия Гыйззәтуллина, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова — Федераль милли-мәдәни автономиясенең, Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Казан кунаклары үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп таң калдырдылар. Жюри членнары — Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Таңсылу Бәйрәмгулова, Удмурт дәүләт филармониясенең солисты, Удмуртиянең атказанган артисты, музыкант, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленең музыкаль җитәкчесе Сергей Тепин, “Афәрин” бию ансамбленең җитәкчесе, балетмейстр Светлана Юртова да тамашачыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар.

Дүрт сәгатькә сузылган концерт бер сулышта узып китте. Сәхнәдә фестивальдә катнашучыларның иң-иңнәре төсле утлар кебек балкый: менә аллы-гөлле күлмәкләрдән өлкәннәр чыга, аларны дәртле яшьләр алыштыра. Фойеда катнашучылар бер-берсе белән танышалар, кунакка чакырашалар, иҗади тәҗрибәләрен уртаклашалар. Җиңүчеләр, аерым номинацияләргә ия булучылар дипломнар белән бүләкләнә. Инде, ниһаять, иң югары бүләкнең иясе бил­геле! Дүртенче “Ижау моңнары” фестиваль-конкурсының иң югары бүләге — гармун – Балезино районы Кистем авылының Светлана Касимова җитәкчелегендәге “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбленә тапшырылды.

“Ижау моңнары” тәмам. Ләкин аннан алган хисләр әле бик озак сакланыр. Интернет челтәренә күз салсаң, катнашучыларның шәхси битендә дип­ломнар, фотолар, оештыручыларга рәхмәт сүзләре. Телефон әле дә тынмый: районнардан килгән катнашучылар рәхмәт укый (туй үпкәсез булмый дигәндәй, арада: “Нигә мине концертта катнаштырмадыгыз, ник мин дипломант кына?” — диючеләр дә бар). Моң бәйрәме дәвамлы булсын, бишенче юбилей фестиваль-конкурсны үткәрергә язсын!
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе чараны оеш-тырырга ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, “Спартак” халык иҗаты йортына, Әгерҗе районы мәдәният бүлегенә, барлык катнашучыларга ,“Яңарыш” редакциясенә, “Старая крепость” кафесы хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерә.

Рәфилә РӘСҮЛЕВА,
“Яңарыш”

 

 

«Ижау моңнары» конкурсы җиңүчеләре

III дәрәҗә диплом белән бүләкләнүчеләр

“Хореография (бию) – ансамбль” номинациясе

1) «Ивушка» ансамбле. Җитәкчесе Иванова Людмила. Кизнер поселогы.
2) “Грация” ансамбле. Балезино районы Кис­тем авылы. Җитәкчесе Зөлфия Касимова.

“Вокал (җыр) – соло” номинациясе

3) Руслан Муллахмәтов — Сарапул шәһәре
4) Сәрия Касимова, Алина Биянова — Балезино районы Кистем авылы
5) Раксана Илһам кызы Әхмәтова — Ижау шәһәре
6) Юлия Артемьева — Пермь өлкәсе Чайковский шәһәре.
7) Розалия Субаева — Ижау шәһәре.

“Вокаль (җыр) ансамбль” номинациясе

8) “Яшьлек” ансамбле. Җитәкчесе Зарина Вәкилева.
Сарапул шәһәре, “Электрон” милләтләр мәдәният үзәге” мәдәният сарае.

“Уйна, гармун” – (гармун, баян, аккордеонда уйнау) инструменталь жанр номинациясе

9) Трио — Котдус Хаҗиев, Гаппәс Капизов, Фәрит Гарипов
Пермь өлкәсе Чайковский шәһәре.
10) Рәидә Касимова — Балезино районы Падера авылы.
11) Фәния Ситдыйкова — Ижау шәһәре.

II дәрәҗә диплом белән бүләкләнүчеләр

“Хореография (бию) — соло” номинациясе

1) Наилә Яикова — Ижау шәһәре

“Хореография (бию) – ансамбль” номинациясе

2) «Вдохновение» ансамбле. Җитәкчесе Венера Вечтомова. Камбарка районы Шолья авылы.
3) “Авылдашлар” төркеме. Җитәкчесе Фәридә Касимова. Балезино районы Падера авылы.

“Вокал (җыр) – соло” номинациясе

4) Айдар Абашев — Ижау шәһәре.
5) Зөлфинә Хуҗина — Әгерҗе шәһәре.
6) Раил Байкузин — Глазов шәһәре.
7) Елизавета Корбанова — Ижау шәһәре.

“Вокаль (җыр) ансамбль” номинациясе

8) “Дуслык” вокаль ансамбле. Җитәкчесе Назия Касимова. Балезино районы.
“Уйна, гармун” – (гармун, баян, аккордеонда уйнау) инструменталь жанр номинациясе
9) Азат Шәрипов – Ижау шәһәре.
10) Дуэт — Фәнил Шәйхетдинов, Зөлфәт Арс-ланов. Сарапул шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге.
11) Илфат Вәлиев — Ижау шәһәре.

I дәрәҗә диплом белән бүләкләнүчеләр

“Хореография (бию) – соло” номинациясе

1) Гөлия Касимова — Балезино районы Кис-тем авылы.
“Хореография (бию) – ансамбль” номинациясе
2) “Уральские зори” ансамбле. Җитәкчесе Валерий Мельников. Ижау шәһәре.
3) “Афәрин” ансамбле. Җитәкчесе Светлана Юртова. Завьялово районы.

“Вокал (җыр) – соло” номинациясе

4) Алина Биянова — Балезино районы Кистем авылы.
5) Гөлфия Муллагалиева. Пермь өлкәсе Чайковский шәһәре.
6) Зөлфия Брагина — Сюмси авылы.

“Вокаль (җыр) ансамбль” номинациясе

7) “Очрашу” фольклор ансамбле. Балезино районы Падера авылы. Җитәкчесе Асия Касимова, музыкаль җитәкче Рәидә Касимова.

“Уйна, гармун” – (гармун, баян, аккордеонда уйнау) инструменталь жанр номинациясе

8) Раил Байкузин – Глазов шәһәре.
9) Фәнил Шәйхетдинов — Сарапул шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге.
10) Альфред Алиуллин — “Дуслык” ансамбле, Ижау шәһәре.

Номинацияләр

“Җирле авторларның җырларын башкаручы” номинациясе

1) “Идел” ансамбле. Пермь өлкәсе Чайковский шәһәре. Җитәкчесе Кәүсәрия Нуруллина.

“Автор-башкаручы” номинациясе

2) Гөлфия Исхакова — Воткинск шәһәре.

“Татар мәдәниятенә мәхәббәт” номинациясе

3) Светлана Тимершина — Ижау шәһәре.
4) Эдуард Мираев — Әгерҗе шәһәре.

“Тамашачы мәхәббәте” номинациясе

5) Айнур Хәбибуллин — Сюмси районы Кильмезь авылы.
6) Ландыш Габделфәртова — Ижау шәһәре.

“Яңа тавыш” номинациясе

7) Илназ Гибадуллин — Ижау шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*