tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау шәһәрендә “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең финалына әзерләнәләр
Ижау шәһәрендә “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең финалына әзерләнәләр

Ижау шәһәрендә “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең финалына әзерләнәләр

Бүген Удмуртиянең Ижау шәһәрендә “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең финалын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Анда Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, дирекция вәкилләре, төп режиссер, Удмуртиядән – мәдәният министрлыгы вәкилләре, милли сәясәт эшләре буенча министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Утырышта конкурсның финалына әзерлек эшләре хакында фикер алыштылар. Эш планы расланды, җаваплы кешеләр билгеләнде. “Татар кызы” конкурсының финалы Ижау шәһәренең П.И. Чайковский исемендәге опера һәм балет театрында  27 нче сентябрьдә узачак. Моңа кадәр бәйгенең ярымфиналы үтәргә тиеш. Ул Казанда оештырыла. Үзара көч сынашу өчен Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән башкалага барлыгы 29 туташның  килүе көтелә. Бу- Төмән, Оренбург, Пенза, Саратов, Әстерхан, Чиләбе өлкәләре, Мари Эл, Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Карелия республикалары, Төркия, Швеция, Узбәкстан, Әзербайҗан һ.б.  Аларның 12 се финалга чыгарга тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*