enrutat
Баш бит / Ижау шәһәрендә татар теленнән олимпиада булачак
Ижау шәһәрендә татар теленнән олимпиада булачак

Ижау шәһәрендә татар теленнән олимпиада булачак

Ижау шәһәрендә 1нче сыйныфтан алып 4 нче сыйныфка кадәр булган мәктәп балалары һәм лицей укучылары арасында татар теле буенча узачак олимпиадада катнашу өчен теркәлү башланды. Тел белүне тикшерү буенча ярышлар “Яшь Полиглот” проекты кысаларында Ижау шәһәрендә 19 нче апрельдә узачак.

Проектның максаты – мәктәп балалары арасында төрле милләт халыклары телләрен популярлаштыру. Агымдагы елның мартында инглиз, алман, кытай, француз  телләре буенча олимпиадалар булып узган инде.

Олимпиадада катнашу өчен izh-logos.com/feedback/young_poliglot/ сылтамасы белән кереп теркәлергә кирәк.

Олимпиада нәтиҗәләре оештыручыларның официаль сайтында биреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*