tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ижау, укы”
“Ижау, укы”

“Ижау, укы”

Җиденче ел үткәрелеп килә торган фестивальнең төп максаты — илебезнең кайчандыр дөньяда иң күп китап укучы ил булганын искә төшерү, әдәбиятта соңгы елларның иң күренекле шәхесләре белән таныштыру иде. Өч көн эчендә фестиваль кысаларында күргәзмәләр оештырылды, кино, концерт, спектакльләр куелды, остаханәләр үткәрелде.

Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәрләре әлеге фестивальдә татар халкының күренекле аш-су остасы, озак еллар дәвамында «Казан» рес­торанында җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда пешекче булып эшләгән Юныс Әхмәтҗановның аш-су буенча күп китапларына күзәтү үткәрде, токмач басу буенча остаханә оештырды.

Остаханә халкыбызның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Кызыклы, файдалы чара өчен Муса Җәлил китапханәсе хезмәткәрләренә, “Дуслык” ансамбле коллективына, баянчы Илгизәр Шакировка зур рәхмәт белдерәбез. Шулай ук икенче мәйданчыкта шагыйрәләребез Гөлфия Исхакова, Гүзәл Максимова балаларга, тамашачыларга үзләренең шигырьләрен яңгыраттылар.

Әлеге фестиваль халык арасында елдан-ел популярлык казана. Фес­тиваль көннәрендә үсеп килүче буынны бераз гына булса да гаджет, компь­ютерлардан аерып китапка, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт уята алганбыз икән, бу — милләтебезнең киләчәгенә бер адым дигән сүз.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*