tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау яшьләре татарча кино карый
Ижау яшьләре татарча кино карый

Ижау яшьләре татарча кино карый

Ялларыбыз күңелле һәм файдалы үтә. Шушы көннәрдә “Иман” татар яшьләре “ЛИФТ” шәһәр проектлары штабында татар телендә кинофильм карарга җыелдылар.

Кино карау кичен без көтеп алдык. Кемнәр татар телен яхшы аңламый, алар өчен рус теленә тәрҗемә ителгән субтитрлар бар иде. Татар телен ныграк үзләштерү өчен менә дигән мөмкинлек бит бу!

Без ике фильм карадык. Беренчесе – “Күк капусы” дип атала. Фильмның сюжеты кызыклы һәм заманча итеп ясалган, комедия элементлары кертелгән. Вакыйгалар бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда бара. Театр артисты Мират Борһановның иҗади кризис, төшенкелеккә бирелүе сурәтләнә. Сәхнәдә аңа эт, куян рольләрен генә бирәләр. Ләкин ул – изге күңелле кеше. Тулай торактагы күршеләре ярдәм сораса, ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Урамдагы таныш булмаган кешеләргә дә кирәк булган очракта гел ярдәм кулы суза ул.

Театрга килгән яңа режиссер анда шул үзенчәлекне күреп ала. Мират театрдан китәм дип торганда гына, режиссер аңа Тукай турында яңа спектакльдә төп рольне тәкъдим итә. Театрдагыларның берсе дә Борһановның Тукай ролен башкара алуына ышанмый. Башта Мират үзе дә булдыра алмый, чөнки хайваннарны гына уйнагач, ул җитди рольләргә күнекмәгән. Шуңа күрә аңа Тукайны өйрәнергә туры килә, ул китапханәләр юлын таптап, шагыйрь тормышы белән таныша башлый… Әлеге фильмны карап, язмыш сынауларына бирешмәскә, үз-үзеңә ышанырга кирәклеген аңладык.

Икенче фильм — татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбайның «Күзалла» («Представь») кыска метражлы фильмы иде. Без аны бер тын алуда карадык. Сюжет буенча абыйлы-энеле ике бертуганның берсе бер авылда — мулла, икенчесе күрше авылда — атакай. Катнаш гаиләдә туган ике туганны язмыш төрле якларга гына түгел, төрле диннәргә дә аера. Фильм азагында мулла хәле авырайган абыйсы янына ашыга. Әлеге фильм диннәр арасында аерма юклыгын, аеруча диннең туганнар арасында ызгышлар китереп чыгармаска тиешлеген аңлатты.

Фильмнарны карап бетергәч тә, без өйгә таралышырга ашыкмадык. Кичебез чәй өстәле артында фикер алышу белән дәвам итте. Мондый чаралар киләчәктә дә оештырылыр әле, аларга яшьләребез күбрәк йөрсен иде дип телим.

Гөлфия Әхтәмова, Ижау шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*