tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда балалар китапханәдә кунакта булдылар
Ижауда балалар китапханәдә кунакта булдылар

Ижауда балалар китапханәдә кунакта булдылар

15 февраль – герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 8 февральдә Ижау шәhәре 107 нче балалар бакчасының “Миләушә” төркеменә йөрүче балалар, “Ак калфак” оешмасы белән берлектә Ижауда урнашкан М.Җәлил исемендәге китапханәдә кунакта булдылар. Балаларны китапханәче Рәмзия Юныс кызы каршы алды. Алар шагыйрьнең тормыш юлына багышланган “Кем? Кайда? Кайчан?” дип аталган интеллектуаль уенда көч сынаштылар. Балалар кичәдә Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр hәм аның сузләренә язылган җырларны жырладылар. Бәйрәмнән балалар рухи hэм патриотик тәрбия алдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*