tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда чәкчәк остаханәсе үтте
Ижауда чәкчәк остаханәсе үтте

Ижауда чәкчәк остаханәсе үтте

5 май көнне Ижауның сәүдә техникумыда чәкчәк пешерү остаханәсе үтте. Бу чарага ”Иман” яшьләр берлеге әгъалары,  социаль-педагогик колледж һәм Ижау сәүдә-икътисад техникумы студентлары, чәкчәк пешерү осталары катнашты. Барлыгы 25 кеше.

Өч сәгать сизелми генә үтеп китте. Башта Удмуртиянең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина чәкчәк тарихы белән таныштырды, Казаннан чәкчәк пешерергә өйрәнеп кайткан Илсә Музаметшина бу тәм-томны әзерләү серләре турында сөйләде. Чәкчәк пешерелде.

Чара күңелле үтчен өчен мәдәни программа әзерләнгән булган. “Язгы тамчы” татар һәм башкорт көйләрен музыка коралларында башкаручыларның төбәкара конкурсында катнашкан Зөфәр Сәләхов татар мили көйләрен уйнады. Шул ук конкурсның тагын бер катнашучысы яшь егет Рөстәм Егоров үзе баянда уйнап татар җырларын башкарды. «Яшьлегем» татар ансамбле җитәкчесе Әлфия Сафиуллина да татар җырлары белән куандырды. Чараны чәй табыны йомгаклады, бар кеше остаханәдә зәерләнгән чәкчәк белән күмәкләшеп чәй эчте дип хәбәр итте Ижаудан Алия Абдуллина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*