tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда «Әбекәй матуркай» бәйгесе
Ижауда «Әбекәй матуркай» бәйгесе

Ижауда «Әбекәй матуркай» бәйгесе

4 мартта Ижау халыклар дуслыгы йортында «Ак калфак» оешмасы (Алия Абдуллина җитәкчелегендә) «Әбекәй матуркай» дигән конкурс уздырды.

«Ак Калфак» оешмасының Галия Быкова җитәкчелегендәге «Дуслык» ансамбле кичәне башлап җибәрде hәм давәм итте. Ансамбль бик эчтәлекле бәйрәм концерты әзерләп килгән. Ансамбльдә катнашучы хатын-кызлар үзләренә матур ак калфаклар теккәннәр. Чыгыш ясаучылар барысы да милли киемнәрдән иде.

Җюри әгзәләре түбәндәге мөхтәрәм затлар иде:

  1. Каримов Фоат-иң олы;
  2. Ибраһим Биектаулы ;
  3. Амерханов Әсхәт;
  4. Егоров Рөстәм – иң яше.

Бәйгене җюри әгъзалары 10 баллы система буенча бәяләделәр.

Бәйгедә катнаштылар иң уңган, иң булган хатын кызларны да санап китик:

  • Абдрахманова Гүзәлия Нәкыйп кызы;
  • Шәйдуллина Фәйрүзә Фрунзе кызы;
  • Имаметдинова Фәридә Ильяс кызы;
  • Латыпова Зөлфия Ахун кызы;
  • Гаделшина Фәния Зиннур кызы;
  • Латыпова Флюра Сәгыйт кызы;
  • Хуҗиәхмәтова Фәридә Шәмси кызы;
  • Сәлахова Асия Гаденан кызы.

Әбиләргә түбәндәге сынаулардан үтәргә тәкъдим ителде:

  1. Сынау: «Үз үзеңне тәкъдирләу» (самопрезентация).
    Бәйгечелэр үз үзләрен туйганчы мактадылар
  2. Сынау: «Кул остасы»
    Бу бәйгедә энә мендәре тегелде.
    Бәйге – тиз, пөхтә, чиста дигән девиз астында узды
  3. Сынау: «Әбием җитезем» (спорт ярышы)
  4. Сынау: «Сәләтле әби» (иҗади бәйге)
  5. Сынау: «Аш су остасы» (коймак пешерү)
  6. Сынау: «Әкият hәм бишек җыры» (оныкларны йоклаттылар)

Конкурста җиңүчеләр:

  • 3 урын бирелде Шәйдуллина Фәйрүзә Фрунзе кызына,
  • 2 урын бирелде Сәлахова Асия Гаденан кызына,
  • 1 урын бирелә Хуҗиәхмәтова Фәридә Шәмси кызына.

Бәйгене йомгаклап «Дуслык» ансамбле күмәкләп «Ак Калфак» җырын башкарды. Бу җырның сүзләрен язды Удмуртия татар язучылар бүлеге җитәкчесе Ринат Ботталов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*