tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда — Халыклар дуслыгы бакчасы
Ижауда — Халыклар дуслыгы бакчасы

Ижауда — Халыклар дуслыгы бакчасы

31 август көнне Ижауда Космонавтлар паркының «Русский огород» дендропаркында Халыклар дуслыгы бакчасы ачылды.

Шәһәребез елдан-ел ямьләнә бара. Без дә ял көннәрендә гаилә белән ял итү өчен парк-скверларда, урманнарда йөрергә тырышабыз. Индустриаль районда яшәгәнлектән, күпчелек я Космонавтлар, я Кәҗә паркына барабыз. Космонавтлар паркындагы дендрарийда җәен агач­лар, үсемлек, чәчәкләр, кошларны күзәтергә йөрибез. Җәй буе тоташ яшеллеккә күмелеп утыручы әлеге парк эчендә яңа аллея – Халык­лар дуслыгы бакчасы (исеме дә матур!) ачылуга да бармый кала алмадык.

Ижауда барлыгы 130 милләт вәкиле яши. Халыклар дуслыгы бакчасында милли оешмалар үзләренең халкының көнкүрешен чагылдырган 15 кечкенә мәйданчык ясадылар. Биредә татар, рус, удмурт, украин, алман, әзербайҗан, таҗик, мордва һәм башка милләтләрнең бакчалары барлыкка килде. Паркны ачу тантанасында Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев, Удмуртия Милли сәясәт министры Лариса Буранова катнаштылар. «Бердәмлектә һәм дуслыкта гына безнең илебез көчле. Халыклар дуслыгы бакчасы проекты 2018 елда Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү конкурсында җиңеп, 488 мең 422 сум күләмендә финанс ярдәме алырга мөмкинлек бирде. Бу бакча — Удмуртия һәм Россия өчен мөһим проект. Халыклар дуслыгы бакчасы еллар узу белән күбрәк халыкны берләштерәчәк”, — дип белдерде паркны ачу тантанасында Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев.

“Әлеге бакча матурлыкны гына күреп белергә түгел, ә Удмуртиядә яшәүче төрле милләтләрнең тарихы, мәдәнияте, бәйрәмнәре турында белү өчен мөһим. Ә үсеп килүче буын өчен тагы да файдалы булыр”, — диде Удмуртия Милли сәясәт министры Лариса Буранова.

Үзебезнең татар мәйданчыгына юл тоттым. Анда мине “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин, “Дуслык” ансамбле апалары каршы алды. “Биредә һәр милләт үзенең йөзен ачып бирә торган бер теманы яктыртырга тиеш иде. Без иң зур бәйрәмебез – Сабантуйны күрсәтергә уйладык. Эшләрне башлап җибәрдек, тик алга таба эшлиселәре дә күп әле. Милли киемнәрдә татар кызы белән татар егете макетын ясап куясыбыз бар”, — диде Илсур Гафиулла улы. Алия Абдуллина да сүзгә кушылды: “Татар милли оешмаларын җыеп, бергәләп проект ясадык. Аны тормышка ашыру өчен яңа оешкан “Курай” башкорт оешмасы җитәкчесе Шаһит Ишаев, иганәчеләр зур булышлык күрсәттеләр. Төп мәйданда багананы утыртып куйдык, хәзер Сабантуй уеннары өчен баганалар, эскәмияләр ясыйсы бар. Бакчабыз ямьле булсын өчен шомырт агачы утыртып куйдык”, — ди.

Тантаналы ачу вакытында рус халык җырлары һәм милли коллективлар ансамбле концерты, флешмоб, төрле тематик мәйданчыклар, остаханәләр, күргәзмә-сатулар, сәүдә нокталары әзерләнгән иде. Һәр диаспора бакчаларын тәкъдим итте. Рус почмагында – каен, украинлылар — абрикос, милләттәшләрем шомырт агачы утырттылар.

Халыклар дуслыгы бакчасы ачылу күңелле күренеш, тик ул эш ачылу белән генә тукталмасын иде. Шундый матурлыклар тудырып, аларны карап, чистартып торганда гына, балаларыбыз күңеленә тырышлык, дуслык, туганлык төшенчәләре сеңәр. Халыклар дуслыгы бакчасы балалар белән ял итү урыны, милләтара чаралар уздыру мәйданчыгы, шулай ук шәһәр халкының мәдәни ял итү урыны булсын иде, дигән уйлар белән кайттык парктан.

Гөлнара Вәлиева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*