tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижаудагы татар газетасы “Яңарыш”ка – 25 яшь тула!
Ижаудагы татар газетасы “Яңарыш”ка – 25 яшь тула!

Ижаудагы татар газетасы “Яңарыш”ка – 25 яшь тула!

9 апрельдә Ижаудагы Тимерюлчылар мәдәният йортында Удмуртия Республикасында яшәүче татарларның “Яңарыш” газетасы нәшер ителә башлауга 25 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узачак.

“Яртылаш рус, яртылаш татар телләрендә айга бер тапкыр гына дөнья күрүче, беренче елында барлыгы 17 даими яздырып алучысы булган “Яңарыш” газетасы һәр җомгада 16 битле булып, 4 меңнән артык газетаны алдыручыларның ишекләрен шакый. Илдәге торгынлык чорында да – бик күп матбугат чаралары ябылган яки тиражлары 150 меңнән 15 меңгә калган вакытларда да “Яңарыш” дөнья күрүен дәвам итте һәм тиражын саклап кала алды.

2011 елның июленнән алып “Татмедиа” агентлыгы ярдәмендә айга бер тапкыр дөнья күрүче “Атна вакыйгалары” кушымтасы газетабызның абруен тагын да арттырды. Газетабыз Татарстан Республикасы журналистлар берлеге һәм “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан уздырыла торган конкурста биш тапкыр “Бәллүр каләм”гә ия булды, “Татар рухы һәм каләм” конкурсында ике тапкыр җиңү яулады. 2016 елда “Золотой фонд прессы России” билгесен йөртү хокукына ия булды. “Яңарыш” газетасы редакциясе каршында Риза Шәфи исемендәге “Балкыш” әдәби берләшмәсе эшли. Газетада чыныгу алган 5 каләм иясе Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзалары булып өлгерделәр”, – дип яза редакция хезмәткәрләре газеталары хакында.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*