tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауның 17 нче мәктәбенә милли сәхнә костюмнары бүләк ителде
Ижауның 17 нче мәктәбенә милли сәхнә костюмнары бүләк ителде

Ижауның 17 нче мәктәбенә милли сәхнә костюмнары бүләк ителде

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Татар иҗтимагый үзәге Ижауның 17 нче мәктәбенә иганәчеләр ярдәме белән тегелгән милли сәхнә костюмнары бүләк иттеләр.

«Без быел Ленин районында урнашкан мәктәп җитәкчеләре, укытучылар белән очрашып, милли мәгарифне үстерү буенча сөйләшүләр уздырдык. Шәһәрнең 17 нче мәктәбенә милли сәхнә костюмнары кирәклеге ачык­ланды. Иганәчеләр ярдәме белән без бу кос­тюмнарны тектердек. Аларга бик зур рәхмәт. Бүген балаларның чыгышларын рәхәтләнеп карадык», — диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова. 4 нче сыйныф укучылары әлеге киемнәрдә «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерделәр, татар халык биюен башкардылар. Балаларның уңышларына сөенерлек. Телгә, мәдәниятебезгә мәхәббәтне башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Шәяхмәтова тәрбияли. Ул мәктәптә татар теле түгәрәген алып бара. «Сыйныфта төрле милләт вәкилләре бар. Сүзләр өйрәнәбез, балаларга бик ошый. Хәзер милли костюмнар булгач, алар тагы да яратып шөгыльләнәчәк», — диде ул.
Балалар милли киемнәргә бик сөенделәр. Бер-бер артлы: «Бу киемнәр бик матур, төсләре дә бик ачык, үзләре шундый уңайлы», — дип сөйләделәр. Милли оешма җитәкчеләре укучыларны Яңа ел белән котлап, күчтәнәчләр тараттылар.
Мәктәптә татар гаиләсеннән булган балалар бик күп. Ата-аналарның теләге булса, киләсе елда татар сыйныфы ачарга мөмкинлек бар биредә.

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*