tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижевскида “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе: Татар мәдәнияте замана белән бергә атларга тиеш
Ижевскида “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе: Татар мәдәнияте замана белән бергә атларга тиеш

Ижевскида “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе: Татар мәдәнияте замана белән бергә атларга тиеш

Ижевск шәһәрендә узган “Татар кызы-2019” төбәк бәйгесендә җиңүче Дилия Харисова татар мәдәнияте замана белән бергә атларга тиеш, дигән фикердә. Бу хакта Удмуртия Республикасы милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Быел конкурс Удмуртиядә сигезенче тапкыр оештырылган.

Бәйгегә әзерлек 2018 елның 1 декабрендә башланган. Кичә, 5 апрельдә ун кыз арасыннан “Татар кызы” исеменә лаеклысын сайлап алганнар.

22 яшьлек Дилия Харисова Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәре. “Татар мәдәнияте замана белән бергә атларга тиеш, дип уйлыйм. Ләкин шул ук вакытта традицияләребезне дә онытырга хакыбыз юк”, – дигән фикердә Удмуртияне халыкара бәйгедә тәкъдим итәчәк туташ.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*