tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижевскта “Татар кызы” бәйгесе узды
Ижевскта “Татар кызы” бәйгесе узды

Ижевскта “Татар кызы” бәйгесе узды

30 март көнне Ижевск шәһәренең Филармония залында “Татар кызы 2018” бәйгесе финалы узды. Катнашучылар 2 ай буена төрле бәйгеләр узып,  бүген сәхнәдә көч сынашты. Чараны  6 ел дәвамында “Иман” татар яшьләре оешмасы уздыра.

Финалда 8 кыз  катнашты, Диләрә Гыйльметдинова җиңүче булды. Татар конгрессы исеменнән иң яхшы татар телен белүче кызга – Шабаева Зиләгә бүләкләр һәм диплом тапшырылды. Жюри рәисе – Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Тәбриз Яруллин булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*