tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “JADID fest” фестивалендә Яңа Татар бистәсе яшәүчеләре истәлекләрен сөйләде
“JADID fest” фестивалендә Яңа Татар бистәсе яшәүчеләре истәлекләрен сөйләде

“JADID fest” фестивалендә Яңа Татар бистәсе яшәүчеләре истәлекләрен сөйләде

Кичә «JADİD fest» фестивалендә Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган сөйләшү оештырылды. Бистәнең өлкән буын яшәүчеләре халыкка үзләренең истәлекләрен сөйләде. Фестивальнең оештыручысы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

«Яңа татар бистәсе шәһәр эчендә хәзерге вакытта алга киткән җир булып санала, чөнки ул Идел елгасына якын. Якын киләчәктә анда зур үзгәрешләр булырга мөмкин. Шушы үзгәрешләр вакытында яңа бистәнең тарихы һәм мирасы онытылмасын дигән ният белән без шундый фестивальне уздырабыз. Сезнең һәрбер хатирәгез безнең өчен кыйммәтле», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

Ветераннар оешмасы рәисе Нәүфәл Рәхимовның теләге – «Мехчылар» фабрикасының исемен булса да истә калдыру. «Заманында тугыз мең кеше эшләгән иде, бүгенге көндә нибары йөз илле генә, аның яртысы да мех белән шөгыльләнми, биналар арендага бирелә. Фабриканың музее да бар, аны да саклап каласы иде», – диде ул.

«Иске таш» мәчетен салдырган Габдулла Үтәмешовның туганы Фәридә Кадырова-Үтәмешова бинаны бик яхшы сакланган булуын әйтте. «Габдулла Үтәмешов татарлар арасында бик танылган сәнәгатьче булган. Әлеге мәчет Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаганда һәлак булган шәһәр каберлеге урынында төзелгән. Каберлек булмаган, ә бары тик иске таш кына торган. Ул таш әле дә мәчетнең ишегалдында тора», – диде ул.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова бистәләргә багышланган киңәшмәләр еш булуын искәртте. «Яңа татар бистәсенең өлкән кешесе Нурания апа Биктимерова безнең ярдәмчебез, киңәшчебез иде, әмма ул инде юк. Шуңа күрә без Иске һәм Яңа бистәләрнең өлкән буыны белән яңадан очрашу үткәрергә ниятлибез. Нәрсәдер яңартырга телибез икән, бистәнең үзенчәлекләрен дә истә тоту мөһим», – диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*