tatruen
Баш бит / Яңалыклар / К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә

Дөнья җәмәгатьчелеге бөек Вильям Шекспирның  туган  көнен,  26 апрель көнне  билгеләп үтәчәк. Тинчурин театры да әлеге вакыйгадан читтә калмады. Драматургның туган көнендә театр,  “Гамлет. Күренешләр” спектаклен күрсәтәчәк.

Спектакльнең сәхнәдә бер елдан азрак баруына да карамастан, шул вакыт эчендә ул зур кызыксыну уятырга  өлгерде,  “Бизнес- онлайн” эшлекле электрон газетасы  фикеренчә, “Гамлет.Күренешләр” спектакле  2013 елны мәдәният өлкәсендә булган иң яхшы вакыйгалар исемелегенә керде.

Спектакльне, Татарстан Республикасы,   Россия Федерациясе күләмендә билгеле булган кешеләр карады, һәм югары бәя бирде. Алар арасында КДМСУ профессоры, театр тәнкыйтьчесе, татар театры тарихчысы Илялова И.И.,  КФУның  филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, педагогия фәннәре докторы Мөхәммәтшина Р.Ф., “Филология һәм мәдәният” журналының әйдәп баручы мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Хәбетдинова М.М., театр тәнкыйтьчесе һәм сәнгать белгече, “Бизнес- online”  эшлекле электрон газетасы  күзәтүчесе Мамаева Т.В., язучы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Вәлиев Р.И. һ.б. бар иде. Шулай ук башкаладан дәрәҗәле кунаклар- театр тәнкыйтьчесе, РФнең театр әһелләре берлеге каршында эшләүче милли һәм драматик театрлар кабинеты мөдире, РФнең театр режиссерлары гильдиясе сәркатибе  Корчак М.М.,  театр тәнкыйтьчесе, “Сатира” Мәскәү академия театры әдәби бүлек җитәкчесе Карпова Н.Н., театр тәнкыйтьчесе, театр тарихчысы,  В.Шекспир иҗаты буенча белгеч Бартошевич А.В. та спектакльне югары бәяләделәр. Алексей Бартошевич әйтүенчә, Тинчурин театрында караган Гамлет соңгы алтмыш ел эчендә каралган  60 нчы- юбилей   “Гамлет”ы  булды.

«Бу- гаилә турында бүгенге көн сәхнә теле белән бәян итүче заманча спектакль. Сүз- бүгенге көндә куркыныч астында булган, яшәешебезнең иң бөек кыйммәтләрен үз эченә алган гаилә турында бара. Гадәти, бәхетле кеше тормышын чагылдыручы- олы бер дөнья, чиксез Галәм киңлегендәге гаилә турында. Һәм шул ук вакытта ул, гаилә җимерелүенең, гасыр бөтенлеген җуюга, аны  чиксез һаләкәткә  китерергә мөмкин икәнлеген дә күрсәтә.   «Гамлет. Күренешләр»- бүгенге искиткеч театрдагы чын спектакль, һәм шул уңышлы эш белән Казанны котларга мөмкин.»- дип фикерләре белән уртаклашты Алексей Вадимович спектакльдән соң.

2014 елның 27 мартында- Халыкара театр көнендә тинчурин театрының яшь артисты- Артем Пискунов  “Иң яхшы ир- ат роле ” номинациясендә, ә спектакльнең режиссеры, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин махсус “Классик әсәрне яңача укылышы ” номинациясендә бүләккә ия булдылар.

К.Тинчурин театрының матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*