tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабан күле буенда тагын бер “милләт йорты” ачылды
Кабан күле буенда тагын бер “милләт йорты” ачылды

Кабан күле буенда тагын бер “милләт йорты” ачылды

Берничә ел элек Казанның Нариманов урамы 62 йортта узган гасыр башында төзелгән “Милләт” типографиясе бинасы тергезелгән иде. Бу тарихи ядкәрне аякка бастыручы эшкуар Рәүф Хәсәнов урта Кабан күле буенда урын алып гаиләсенең Казандагы төп йортын төзеп куйды. Тыштан караганда гадәти авыл йорты кебек төзелгән бу йортта зур гына зал, 12 йокы бүлмәсе, өйдә дә, ишек алдында да аш бүлмәләре бар. Урын күп, чөнки Рәүф Хәсәнов һәм аның  хәләл җефете Гөлфия ханымның гаиләсе зур һәм тагын ишәя бара. Өлкән уллары Рөстәм һәм Арслан, киленнәре Илһамия һәм Айсылу  6 онык алып кайтып, әти-әниләрен шатландырганнар. Уртанчы уллары Раильнең, төпчек “малай” – быел лицей тәмамлап, университетка баручы Райнурның да (яңа төп йорт гадәт буенча төпчек улга багышлана) гаиләне зурайтырга өлеш кертәселәре бар.

Казанның Нариманов урамы 62 нче йорта элек Г.Баруди дини китаплар чыгарган “Милләт” типографиясе булган. Хәзер анда милли чаралар үтү, шунлыклан аны “Милләт йорты” дип атыйар.

Яңа йорт Урта кабан күленнән 150 адымда, матур җирдә урнашкан.

Бәләбәйдән Казанга күчеп килгән Хәсәновларның гаилә тормышы торган саен киңәя, тамыр җибәрә. “Милләт” типографиясе бинасында хәләл юбилей мәҗлесләре, ифтарлар, мөселман яшьләре, эшкуарлар, яучылар очрашалар. Рәүф әфәнде, Гөлфия ханым “Мәхәммәдия” мәдрәсәсендә укып белем алдылар, аларның уллары да, инженерлыкка уку белән беррәттән, дини гыйлемгә ия булдылар. Өйләнгән улларының хуҗалык тормышы аерым булса да,  алар үз хатыннары, балалары белән  Хәсәновларның төп йортына килеп атна саен очрашып торалар.

Хәзер, алла кушса, мондый очрашулар Кабан күленнән 150 адымдагы яңа йортта үтә башлаячак.  Узган шимбәдә Воскресенская урамында Хәсәновлар гаиләсенең яңа төзелгән йортын котларга килгән кунаклар  милли тормыш, ислам дине кыйммәтләре, кардәшлек, якташлык турында фикер алыштылар. Бары тик татар телендә генә барган бу мәҗлестә Казанның абруйлы шәхесләре, Уфадан, Башкортостанның Миякә, Күгәрчен районнарыннан килгән кардәшләр һәм дуслар Хәсәновларның шатлыгын уртаклаштылар. Кунакларның барысы да хуҗалар кебек тырыш, булдыклы, иманлы кешеләр.

Рәүф Хәсәнов Башкортостанның Күгәрчен районында “Транснефть” станциясен җитәкләгәндә дуслашкан башкорт кадәшләр дә, Уфаның “Ихлас” мәчете имамы Мөхәммәт Галләмов та, Башкортостан татар миллә хәрәкәте ветераны Алик Локманов та, Рәүф әфәнденең абыйсы, техник фәннәр докторы Илмир Хәсәнов та, аларның туган җире Миякә районыннан килгән кардәшләр дә бер рухлы, милләткә, дингә туры шәхесләр икәнлеге күзгә ташланды.

Рәүф Хәсәнов һәнәре буенча нефтьче инженер булса да, иҗтимагый, дини вазыйфалар да башкара. Ул Бөтендөнья татар конгрессы чараларында актив катнаша. Рәүф әфәнде мөфтиятнең Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, Галиев мәчете аксакаллар шурасын җитәкли. “Өй туена” килүчеләр дә аксакалларга лаеклы затлар..   Казан кунаклары арасында Диния назәрәте вәкилләре – мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт,  мөфтият каршындагы аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт, Татарстанның баш казые – Хәсәновларга килен үстереп биргән Җәлил кодалары  бар иде. Дини горефләрне, тирән мәгънәле догалар белүчеләр, чын коръәнхафизлар катнашкан бу мәҗлестә әйтелгән фикерләр абруйлы фәнни конференция эчтәлегенә бәрәбәр иде. Гореф буенча аерым өстәлдә утырган абыстайлар да күңелләрендә булган уй-хисләре белән иркенләп бүлештеләр. Рәхәт булды бу мәҗлестә!

Иншалла, бу йортта балалар тавышы өзелеп тормас!

Шул ук табында катнашкан балалар да өлкәннәрнең фикерләвен, узган елларда үткән хәлләр турында хатирәләрне кызыксынып тыңладылар. Гаилә җылысы, тырышлык, хезмәт, туганлык, хәйриячелек һәм өлбәттә иманлы тормыш рухы белән сугарылган аралашу озак дәвам итте. Соңыннан, кичке караңгы төшкәч, кунаклар махсус чакырылган автобуска утырып Казан урамнары буйлап экскурсиягә киттеләр. Кичке шәһәр манзараларын аңлатырга тәҗрибәле экскурсовод Айрат Хатмулла чакырылган иде.

Менә шундый гадәти булмаган мәҗлестә “дөрес” татар тормышы, чын татар кешеләренең күркәм сыйфатлары чагылып торды.

                                                         Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*