tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадимчелектән җәдитчелеккә: татарның яңа мәгариф системасын ничек төзегәннәр
Кадимчелектән җәдитчелеккә: татарның яңа мәгариф системасын ничек төзегәннәр

Кадимчелектән җәдитчелеккә: татарның яңа мәгариф системасын ничек төзегәннәр

Күз алдыгызга гына китерегез.: сез идәндә утырасыз, бүлмәдә сездән башка тагын төрле яшьтәге бик күп кеше. Сез инде ничәнче ай урта гасырда язган бер авторның хезмәтләрен ятлыйсыз. Шул мизгелдә чыбык сызгырып үтә. Бу – гадәти күренеш, чөнки сезне монда китергәндә әти-әниегез “ите сезгә, сөяге безгә”, дигән бит… Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов татарда мәгариф системасы ничек барлыкка килгәнен турында аңлатты.

1552 елдан соң татар халкының дәүләтчелеге белән бергә мәгариф системасы да җимерелә. Халыкның төп өлеше үзләренең авыл җирлекләре белән чикләнгән крестьяннарга әверелә. Элеккеге кебек теләсәң – Каһирәгә, теләсәң башка илнең белем бирү йортына барып белем эстәү түгел, өеңне калдырып каядыр барып кайту өчен дә рөхсәт кирәк була башлый.

Күңелендә белем алу теләге ялкыны сүнмәгән халык суфичылык традицияләренә охшаш, мөгаллим авторитетына корылган белем бирү системасы булдыра. Кадими мәдрәсәләр шулай формалаша.Кадимчелек(гарәпчә “кадим” – “иске”, “борынгы” сүзләреннән) – ХХ гасыр башына кадәр татар җәмгыятендә киң таралган консерватив хәрәкәт.

Җәдитчелек– татар һәм башка төрки халыкларда ХlХ гасырның 80нче елларында барлыкка килгән милли яңару, тәрәккыят хәрәкәте.

Күп яттык без мәдрәсәдә,
Аңламадык бер нәрсә дә…

(Г.Тукай “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр”)

“Дистә еллар мәдрәсәдә укып та көч-хәл белән укыйлар”

Төрле яшьтәге укучылар, җиһазсыз биналарда дөньядан бикләнеп, Коръән, хәдисләр һәм мөселманнар белергә тиешле башка китапларны өйрәнгән. Мөгаллим ни теләсә, шуны укыта алган. Кагыйдә буларак, бу урта гасырларда танылган авторларның китаплары булган. Кайбер мәдрәсәләрдә укучылар төрле дини карашта булган китапларны ятлаган һәм эчтәлеген сөйләгән. Аларның асылына төшү, аңлау таләбе куелмаган. Иң яхшы укучы булып теләсә кайсы битне, теләсә кайсы хәрефне төртеп күрсәткәндә текстның эчтәлеген сөйли алучы саналган. Укучы һәр хәрефнең нәрсә аңлатканын әйтергә тиеш булган.

Укыту вакыты чикләнмәгән, барысы да шәкертнең сәләтеннән торган. Шәкертләрнең хатирәләренә караганда, мәдрәсәләрдә 10-25 ел укыган кешеләр арасында да көч-хәл белән генә укый алганнары очраган. Укучыларның туган теле булган татар теле укытылмаган, аны болай да барысы да белә дип саналган. Мөселман галимнәренең рәсми телләре буларак кабул ителгән гарәп һәм фарсы телләре генә укытылган. Татар шәкертләренең гарәп телен өйрәнгәндә Бохара студентлары өчен язылган фарсы телле дәреслекләрдән укыган очраклары булган. Әлбәттә, бу зур проблемаларга китергән. Әлеге вәзгыять гасырларча дәвам иткән.

Мәдрәсә кыска вакытлы ихтыяҗларга җавап бирергә тиеш түгел, киресенчә, мөселман галимнәрен җитештерә торган система булырга тиеш дип санаган имамнар. Ләкин шушы белем бирү системасы да Шиһабетдин Мәрҗани кебек шәхесләрне үстерә алган. Башкалары булмаганга, ул да кадими мәдрәсәне тәмамлаган. Бохара, Сәмәркандтагы белем бирү дәрәҗәсе галимне канәгатьләндермәгән.

Әлеге белем бирү системасы, аны ничек кенә тәнкыйтьләсәләр дә, белем бирүне билгеле бер дәрәҗәдә тотып тору гына түгел, татарларның миллилеген саклап калырга да мөмкинлек биргән. Ул татарларны яңа вакытка кадәр тулаем милләт, этнос буларак саклап калуда уңай роль уйнаган.

Тагын бер үзенчәлеге: укытуның максаты – ислам нигезләрен белү, әхлакны камилләштерү булган. Бу юнәлешкә ябык булу, консерватизм, үз-үзен тәэмин итү хас булган. Һәр шәкерт үзеннән нинди дә булса өлеш керткән. Акчасы булганнар – акча, акчасы булмаганнары – әйбер алып килгән. Бу хәлләр Габдулла Тукайның “Таз” һәм башка шигырләрендә бик яхшы тасвирланган. Шәкертләр бу системадан канәгать булмаган.

Җәмгыять үзгәрә башлый

ХlХ гасырга мәдрәсәләрдәге белем бирү системасы заман таләпләренә туры килми башлый. Моны Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри һәм алар кебек башка мәгърифәтчеләр дә аңлый. Ләкин ХlХ гасырда вәзгыять үзгәрерлек булып өлгереп җитми әле. Шиһабетдин Мәрҗани үзенең хезмәтләрендә мәгариф системасын ничек үзгәртергә кирәклеген, аның ни өчен чынбарлыкка туры килмәвен яза. Ул ниндидер авторитетлар фикеренә генә таянырга ярамаганлыгын дини яктан да аңлата. Кешенең үз акылын файдаланып, иң беренче чыганаклар – Коръән һәм Сөннәткә таянып эш итәргә кирәклеген белдерә ул.

Ләкин шунысы кызык, Шиһабетдин Мәрҗәни үзенең мәдрәсәсендә бу яңалыкларны бик сак кына кертә. Яңа мәгариф системасы шактый демократик булганга, ул җәмгыять ягыннан куәтләүгә мохтаҗ була. Хәтта Мәрҗәни кебек алдынгы, дәрәҗәле дин белгече дә мәдрәсәләрдәге белем бирү системасын тамырдан үзгәртә алмый. Кешеләр җәдидчелекне аңламаган очракта, яңа система мөселманнарның зур өлешенең гайрәтен чиктерер иде.

ХlХ гасыр ахырына вәзгыять өлгереп җитә. Рус сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре һәм Россия дөньякүләм базарга чыгу сәбәпле, чит ил белгечләре белән көндәшлеккә сәләтле кадрларга мохтаҗлык туа. Моны белем бирү системасындагы мөгаллимнәр генә түгел, бу системаны тәэмин итүче спонсорларның кайберләре дә аңлый башлый.

Ишекләрне Исмәгыйль Гаспринский ачып җибәрә, халык аптырашта кала

Вәзгыять Хөсәеновлар кебек меценатлар этәргече белән үзгәрә башлый. Ләкин системаны төптән үзгәртер өчен Исмәгыйль Гаспринский кирәк була. Нәкь менә ул иске традицияләрне җиңеп, яңача эшли алырлык система булдыра.

Гаспринский укырга-язарга өйрәтүдә аваз ысулын кертә. Кадими мәдрәсәләрдә сүздәге һәр хәрефнең исемен атап укый торган булганнар (“а,ә” – “әлиф”, “б” – “би” һ.б.). Аваз ысулы исә хәрефләрне авазлары буенча уку-язуга нигезләнгән. Бу ысул хәзер дә кулланыла. Моның сәбәбе бик гади – без хәрефләрнең исемнәрен түгел, авазларны кушып укыйбыз. Гаспринскийның яңа ысулын кулланган мәктәпләрдә укучыларның бер ел, хәтта берничә ай эчендә укырга һәм язарга өйрәнүләре ачыклана.

Бу хәлләр татар җәмәгатьчелеген аптырашта калдыра. Ничек инде? Кадими мәдрәсәләрдә еллар буе белем алып та, көчкә укырга өйрәнәләр иде бит! Ә хәзер бер ел эчендә укый да, яза да беләләр. Мондый мәктәпләрне могҗиза ясаучы “машиналы мәктәп” дип йөртә башлыйлар.

Аваз ысулы кертүнең тагын бер әһәмиятле ягы – укыту процессында күп буш вакыт калу. Бу калган вакытны башка, дөньяви белем бирү белән тулыландыралар. Алдан бу үзгәрешләр башлангыч мәктәпкә генә кагыла. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган шәкертләрнең белем дәрәҗәсе югарырак булгач, мәдрәсәдә дә үзгәрешләр кертми калмыйча булмый. Беренче карашка бик кечкенә генә булган бу үзгәреш, мәктәпләрдән башлап мәдрәсәләргә кадәрге укыту системасын үзгәртә. Һәм бик зур нәтиҗәләргә китерә.

Алдынгы Европа мәктәпләрен дә куып тотып була

Гаспринскийның аваз ысулын алуы очраклы түгел. Бу вакытта Төркия, башка мөселман илләре, шулай ук Россия мөселманнары да башка илләрдәге тәҗрибәне өйрәнә башлаган була. Зыялылар мәгариф системасының артта калуын аңлый. Бу турыда татар язучылары, галимнәр, мәгърифәтчеләр, төрле илләргә күп сәяхәт иткән җәмәгатьчелек вәкилләре үз хатирәләрен калдырган. Алар Европа мәктәпләрендә, Төркиядә ачылган яңа мәктәпләрдә булган. “Әйе, без мөселман, һәм үзебезнең динилегебезне сакларга тиеш, ләкин замана үсеше дәрәҗәсендә булыр өчен без европалылардан һәм тагын кемнән булдыра алабыз, шулардан өйрәнергә тиеш”, дигән идея тарала. Бу исламдагы һәрвакытта да белем алырга кирәк дигән өндәүгә дә туры килә. Мәгариф системасын үзгәртү ихтыяҗы шуңа нигезләнә.

Иске белем бирү системасыннан аермалы буларак, җәдиди система җәмгыятьнең заман ихтыяҗларына нигезләнә. Яңа мәгариф системасына җәмгыятьтән ярдәм алу өчен, киң җәмәгатьчелекнең дә яңалыкны аңлавы һәм кабул итүе кирәклеген яхшы аңлый Гаспринский.

Европа мәктәпләрендә ата-аналар мәктәпкә килеп, дәресләрнең ничек барганын карый ала, чөнки алар дәресләр өчен үзләре түли. Исмәгыйль Гаспринский шушы алдынгы карашлы яңалыкны да кулланышка ала. Иң беренче җәдиди мәдрәсәләрдә ачык имтиханнар оештырыла. Анда ата-аналар гына түгел, мәхәллә кешеләре дә чакырыла. Аларга балаларның ничек укулары күрсәтелә. Нәтиҗәләрне күргәч, ачык дәресләрдә катнашучылар карашларын үзгәртә һәм яңа система тарафдарына әйләнә. Шулай ук монда малайларны агач белән эшләү осталыгына, кызларны чигү кебек һөнәрләргә өйрәтәләр, алар эшләнмәләреннән күргәзмә оештыралар. Ата-аналар балаларының һөнәр алуын күрә ала.

Каршылыклар аша булса да, яңа система тарала бара…

Яңа система бик нәтиҗәле булса да, аны артык радикаль кертмиләр – Гаспринский бер мизгелдә консерватив системадан дөньяви системага күчәргә омтылмый. Дини фәннәр беркая да китми, алар үз урынында кала, ләкин аларны бирү ысуллары үзгәрә. Мәдрәсәнен урта һәм югары баскычларында исә белем бирүдә бүленеш китә: алга таба кемдер – дини, кемдер дөньяви гыйлем ала.

Коръәнне, хәдисләрне өйрәнүгә күбрәк вакыт бирелә башлый. Әхлакый тәрбиягә дә зур игътибар юнәлтелә. Татар мөгаллимнәре “Гыйбәдәт исламия”, “Гакаид” кебек үз дәреслекләрен язалар. Урта гасыр хезмәтләренең кирәге калмый, аларны өйрәнми башлыйлар. Бу хәл җәмгыятьнең бер өлешендә ярсу уята, бигрәк тә кадими мәдрәсәләрне тоткан мөгаллимнәрдә. Алар үзләренең дәрәҗәләре югалуын сизә башлый.

Системаның үз-үзен тәэмин итүе, җайга салуы саклана. Уку түләүле була, аз керемлеләр генә уку өчен түләүдән азат ителә, алар өчен меценатлар яки укытучылар үзләре түли.

Уку өчен төгәл сумма билгеләнә, элеккеге кебек студентлар китергән казлар, бүләкләр алынмый. Укытучылар 20 сум тирәсе төгәл билгеләнгән хезмәт хакы ала башлый. Система үзәкләштерелмәгәнгә күрә, җәмгыять һәм меценатлар илнең төрле почмакларында яхшы укытучы чакырып, бик әйбәт мәдрәсәләр ача ала. Шундыйлардан, мәсәлән, Иж-Бубый мәдрәсәсен атап була. Заманында ул бик яхшы кадрлар үстергән белем учагы була.

Ул вакытта укыту программаларын, дәреслекләрне мөгаллимнәр үзләре төзегән. Татарларның бернинди дә министрлыклары, мәгариф идарәләре булмаган. Хәер, Диния идарәсе формаль рәвештә булса да, имам-мөдәррислеккә рөхсәт бирүче имтиханнар аркылы, белем бирү системасын берникадәр контрольдә тоткан. Ләкин Мөфтият укыту барышына кысылмаган.

1913 елда гына мөгаллимнәрнең һәм имамнарның зур корылтае җыела. Анда катнашучылар: “Әйе, без җәдитчеләр системасын күәтлибез”, дигән карарга килә. Җыенда мәдрәсәләрдә нинди фәннәр укытылырга тиешлеген хәл итәләр, барлык мәдрәсәләр өчен ниндидер бер гомуми программа булдырырга тырышалар.

Моңа кадәр бернинди дә үзәкләштерү булмаган, барысы да шәхси элемтәләргә, танышлыкка гына корылган була. Методик әсбаплар, дәреслекләрне укытучылар үзләре төзегән, нәрсәләрнедер тәрҗемә иткәннәр, кайсысын үзләре язган. Аларга татар эшмәкәрләре тоткан типографияләр дә кушыла. Хәзер инде татар җәмгыяте дөньяга ачыла, Европа, Госманлы империясе педагоглары белән аралашу мөмкинлеге туа.

ХХ гасыр башына укытучылар әзерләүче педагогика уку йорты булдыру турында уйлый башлыйлар, чөнки укытучыларның белем дәрәҗәсе бертөрле түгел икәнлеге аңлашыла. Хәзерге укытучыларның квалификациясен күтәрү институтлары кебек уку йорты кирәклеге ачыклана. Аны оештыру юнәлешендә талпынулар да була, мәсәлән, шул ук Иж-Бубыйда. Бер үк вакытта җәмәгать инспекторлары институты оеша. Укытучылар үзләре җыелышып, араларыннан иң сәләтле, танылган укытучыны сайлый да, аңа: “Без сиңа ышанабыз, шундый-шундый авылларга барып, мәктәпләрне карап кайтып, безгә анда укыту ничек барганын сөйлә әле”, – дип мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, әлеге оешмалар үзеннән-үзе яңа дәрәҗәгә күтәрелә.

Яңа юнәлештәге мәгариф эшчәнлеге иске карашлы кешеләрдә дәгъва тудыра, әлбәттә. Бер яктан, шәкертләрнең яңа мәктәпләргә китүе кадимче мөгаллимнәрнең табышларын киметә. Икенчедән, алар өчен изге булган схоластик укыту системасы юкка чыга. Коръәндә берни дә үзгәрмәгән кебек, мәгарифтә дә берни дә үзгәрмәскә тиеш, дип саный алар. Ягъни, җәдитчеләрне бер яктан – традицион җәмгыять, икенче яктан дәүләт кабул итмәгән. Чөнки бетен мәдрәсәләр дә бары тик дини белем генә бирүче йортлар булып калырга тиеш, дигән фикердә торган дәүләт әһелләре.

Казан урамнарында йөргән шәкертләр кыяфәтләре белән аерылып тора

Җәдитчелекнең үзәкләре булган Уфа, Ырынбур, Троицк арасында Казан аерылып торган. Чөнки Казанда университет, “Татарская учительская школа” эшләп килгән. Шулай ук монда шактый милли татар капиталлары туплана һәм зыялылар үзәге дә монда була. Гаспринский да үзенең төрле шәһәрләрдә булуын, әмма тик Казанда гына аңа шундый теләктәшлек күрсәтелүен яза. Дөрес, бөтен Казан халкы дә түгел инде. Ләкин, мәсәлән, Мәрҗани аңа үз фатихасын бирә.

Нәтиҗәдә, XX гасыр башына традицион мәдрәсәләр бушап кала – шәкертләр “аяклары белән” тавыш бирә, алар массакүләм рәвештә җәдиди мәдрәсәләргә китә башлый.

Җәдиди мәдрәсәләр мөселман уку йортлары булып кала. Билгеле инде, анда бернинди атеизм турында сүз дә булмый. Җәдитчеләр, акча һәм гыйлем ресурсларын бергә туплап, заманча укыту системасын торгыза ала.

Монда да башта барысы да шулай ук идәндә утырып укыйлар, укытучы өчен генә өстәл була. Хәтта иң абруйлы җәдит мәдрәсәсе дип саналган Мөхәммәдиядә дә барысы да вакыт узуы белән генә алышына. Башта тәбәнәк парталар барлыкка килә. Идеалда исә, укыту системасы Европадагы системадан аерылмаска тиеш була: укучылар парта артында утыра, стеналарда карталар эленеп тора.

Җәдит мәдрәсәләрендә беренче тапкыр язу тактасы барлыкка килгәч, ул бик кискен каршылык белән кабул ителә. Кадимчеләр бүген язу тактасы, ә иртәгә – икона булачакмы, дип котырта.

Шушы ук вакытта тагын бер әһәмиятле нәрсәләрнең берсе – класс-дәрес системасы кертелә. Ятлау өчен китаплар урынына укыту программасы, фәннәр, класслар булдырыла. Бер фәнне аның буенча белгеч булган бер укытучы укыта.Бу инде хәзерге мәгариф системасына охшаш система була.

Укучылар өчен униформа да кертелә. Бу шәкертләр мәдрәсә ишегеннән чыккач та, кешеләр аларның кем икәнлекләрен күреп торырга тиеш, дип эшләнелә. Яңа мәдрәсәләр булачак интеллигенция вәкилләрен әзерли. Кара кәләпүш, озын эләктерелгән камзул нәкъ менә җәдитчеләр тарафыннан кертелә. Шул реформалар нәтиҗәсендә кертелгән форманы без хәзер шәһәр татарларының милли костюмы буларак кабул итәбез.

Җәдиди мәдрәсәләр алар өчен махсус корылган биналары булуы белән дә аерылып тора. Элек мәдрәсәләр мәчетләр яки алар янындагы яраклаштырылган биналарда булса, хәзер инде бу махсус мәдрәсә өчен төзелгән биналар була. Мондый биналарның ихаталары, интернат кебек яшәү урыны булган. Анда электр яктылыгы кулланылган.

Уку елы ахырында укучылар киләсе баскычка күчү турында таныклык алган. Уку елы барышында исә мактау кәгазьләре тапшырылган. Һәр дәрес ахырында яхшы җавап бирүчеләргә – “тәхсин”, бик яхшы җавап бирүчеләргә – “афәрин” билгесе куела торган була. Бу совет чорындагы кебек грамота гына булмый. Укучы әлеге кәгазь белән татар сәүдәгәре кибетенә барып, анда карандашлар, дәфтәрләр, китаплар, тәм-томнар ала алган. Бер яктан бу укучыларны кызыксындыру ысулы булса, икенче яктан, җәмгыять ягыннан ярдәм, хуплау чарасы булып торган.

Казанның алдынгы мәдрәсәләре

Казанда иң алдынгылар булып Апанай, Мәрҗәни, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләре саналган. Апанай мәдрәсәсе кадими мәдрәсәләр арасында иң яхшыларының берсе булган. Анда зур, бай мәхәллә булганга, иганәчеләр (спонсорлар) күп булган, алар иң яхшы укытучыларны чакыра алган. Бу кадими, традицион, ләкин иң яхшы белем бирү үзәкләренең берсе булган. Анда белем алучылар саны юкка гына 300гә җитмәгән инде. Биредә Казаннан гына түгел, бөтен мөселман дөньясыннан укырга килгәннәр. Мәдрәсәдән Гаяз Исхакый, Муса Бигиев, Садри Максуди кебек шәхесләр чыккан. Бу хәтта кадими мәдрәсәләрнең дә ХlХ гасыр ахырында шундый дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен әзерләргә сәләтле булуын күрсәтә.

Җәдиди мәдрәсә булган “Мөхәммәдия” формаль рәвештә Апанай мәчете мәхәлләсенеке саналган. Аңа Галимҗан Барудиның әтисе нигез сала. Аның барлык биналары да сакланган. Бу мәдрәсәнең авторитеты шулкадәр зур булган ки, ул татар дөньясында иң абруйлы уку йорты буларак танылган. Биредә студентлар саны күбәя, бина киңәйтелә, өстәмә катлар төзелә.

Мөселман даирәсе белгечләрен әзерләү өчен биредә дини белемнәр бирелә. Алардан тыш гомуми фәннәр – риторика, төрек теле, педагогика, гигиена, медицина, хокук фәннәре, философия һәм башкалар укытыла.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мисалында укытуның ике юнәлеше булганын күрергә була. Укучыларның бер өлеше – имам булырга, икенчеләре – дөньяви һөнәр алырга теләүчеләр. Имам булырга телүчеләр күбрәк дини фәннәрне укыган, икенчеләре исә педагогика, медицина кебек фәннәрне сайлаган. Монда югары дини яки югары педагогик белем биргәннәр, уку йортын тәмамлаучылар укытырга хокук алып чыккан.

Мәдрәсәнең дәрәҗәсе Галимҗан Баруди исеме белән бәйле була. Ул беренчеләрдән булып укытуга аваз методын кертә, бөтен системаны җәдиди кануннарга таянып яңадан төзи. Ул укытуга башка дәрәҗәле мөгаллимнәрне дә җәлеп итә. Акыллы, талантлы укытучыларны чакыру мәдрәсәгә генә түгел, үзенең авторитетына да файдага гына булачак, дигән фикердә тора Баруди. Нәтиҗә буларак, 6 ел эчендә мәдрәсәне меңләгән студент тәмамлый. Аннан соң алар үзләре сайлаган юнәлешләрдә үсә. Алар арасында танылган дин белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәссамнар, композиторлар, язучылар, артистлар һәм башкалар була.

Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*