enrutat
Баш бит / Кадрия Идрисова: «Ак калфак» шәҗәрә бәйрәмнәрен ел саен үткәрәчәк
Кадрия Идрисова: «Ак калфак» шәҗәрә бәйрәмнәрен ел саен үткәрәчәк

Кадрия Идрисова: «Ак калфак» шәҗәрә бәйрәмнәрен ел саен үткәрәчәк

Татарстан һәм Россиянең «Ак калфак» оешмалары Башкортстанның Салават шәһәрендә шәҗәрә мәсьәләсен күтәрде.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмалары Башкортстанның Салават шәһәрендә күчмә утырыш — «Шәҗәрә» бәйрәме уздырды.

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сүзләренчә, татар милли традицияләрен, гаилә кыйммәтләрен саклау максатын тоткан «Шәҗәрә» бәйрәме беренче тапкыр «Ак калфак»лылар тарафыннан үткән ел Татарстанның Балтач районында оештырылган. Хәзер оешма әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирә. Шәҗәрә бәйрәмнәре ел саен уздырылыр дип планлаштырыла.

Гаилә-нәселләрнең, авылларның шәҗәрәләрен өйрәнү өлкәсендә Салават шәһәре халкының тәҗрибәсе бик зур. Бу җирдә 1940нчы еллар азагында нефтехимия комбинаты төзелә башлау сәбәпле, «санитар зонага» эләккән 7 авыл күчерелә, йорт нигезләре җир белән тигезләнә. XVII-XVIII гасырларда төпләнеп утырган авылларда татар, чуваш, башкорт, рус халыклары яшәгән, алар якын-тирәдәге шәһәр-бистәләргә күченә.

Әлеге Аллагуват (1735-1976), Кәзәк (1890-1976), Кече Аллагуват (1927-?), Юрматы (1924-1966), Ирек (1925-1966), Кызыл Авыл (1928-1966), Күч (1928-1966) авылларыннан чыккан кешеләр 2001 елда «Аллагуват» иҗтимагый оешмасын ача. Беренче эш итеп, юкка чыккан авылларның урынында мемориаль комплекс ачу максатын куя. «Газпром Салават нефтехим» компаниясе ярдәме белән 2003 елда бу хыяллары чынга аша. Бүген Салават шәһәре белән чиктәш Стәрлетамак районында урнашкан «Юрматы җире» мемориаль комплексы истәлекле җир санала. Биредәге мемориаль такталарга Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемнәре язылган. Җиде авылның һәркайсына истәлек ташы куелган, аларның туфрагы китерелгән. Бу хакта «Аллагуват» оешмасы рәисе урынбасары Муса Газизов «Ак калфак» вәкилләренә сөйләде.

«Шәҗәрә» бәйрәменә Татарстанның — 16, Россиянең 11 төбәгеннән «Ак калфак» оешмалары вәкилләре, барлыгы йөздән артык татар хатын-кызы җыелды. Салават шәһәрендә «Ак калфак» оешмасы узган ел гыйнвар аенда гына ачылган. Аны «Аллагуват» җәмгыяте әгъзасы Фәнзилә Тибеева җитәкли. Оешма Уфадагы Башкортстанның Люция Вафина җитәкләгән «Ак калфак» оешмасы белән берлектә эшли.

Салаватка килгән кунакларны «Юрматы җире» комплексы янында каршы алдылар. Шәҗәрә бәйрәме программасы шушыннан башланды. Югалган авыллар тарихы белән таныштырып, Салаватның «Ак калфак» оешмасы карамагындагы «Йолдызлар» татар ансамбле «Аулак өй» театральләштерелгән күренешен дә тәкъдим итте.

«Шәҗәрә» бәйрәме, пленар утырыш исә Салаватның «Агыйдел» үзәгендә булды. Монда 23 нәселнең шәҗәрәсе белән танышырга мөмкин иде.

Тумышы белән Алагуват авылыннан чыккан Мәдинә Сафиканованың авылны бульдозерлар тигезләгән көннәрне искә алып сөйләгәндә күзләренә яшь тула. «Авылның шәҗәрәсен төзедек, 67 нәселне ачыкладык. Бик авыр булды нигезне калдырып чыгып китәргә», — ди Мәдинә ханым. Үзе ул Адршиннар нәселеннән, 12 буын нәселен белә. «Архивларда бик күп документ, язулар, метрика дәфтәрләрен өйрәндек һәм өйрәнүне дәвам итәбез. Балалар, оныклар үз нәселен белергә тиеш», — ди ул.

Салаватта хәзер балаларга да шәҗәрәне төзергә өйрәтә торган дәресләр үткәрелә. Аларны еш кына Вәсилә апа Бәширова алып бара. Ул үзенең шәҗәрәсен 1700 еллардан башланганын ачыклаган. Әнисе ягыннан тамырлары Стәрлетамак районындагы Кантюковка авылында яшәүче Кантюковлар нәселенә барып тоташа. Татарстанның «Газпром трансгаз Казан» оешмасы җитәкчесе Рәфкать Кантюков белән алар дүрт буын туган.

«Безнең максатыбыз – авыл, нәсел шәҗәрәләрен белү, өйрәнү кеше өчен, милләт өчен никадәр мөһим икәнен күрсәтү. Аны өйрәнү вакыт, тырышлык та таләп итә. Бүгенге очрашу тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. «Ак калфак» хатын-кызлары безнең үрнәктә үз төбәкләрендә дә бу эш белән җитди шөгыльләнә башлар, дип өметләнәбез. Шул вакытта мондый очрашулар нәтиҗәле булачак», — дип теләкләрен җиткерде утырыштан соң Салават «Ак калфак» җитәкчесе Фәнзилә Тибеева.

«Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да күчмә утырышта катнашкан ханымнар алдында шундый бурыч куйды. Салаватлылар үз чиратында шәҗәрә төзүгә кагылышлы сорауларга җавап бирергә, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Салаватта «Ак калфак» хатын-кызлары шәһәрнең «Ән-Нәби» Җәмигъ мәчетендә, язучы Мирсәй Әмирнең туган җире — Мәләвез районы Җиргән авылында да булды.

Лилия Гаделшина, «Татар-информ» МА

автор фотолары

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*