enrutat
Баш бит / Кадрия Идрисова: Хатын-кыз иңнәрендә – милләт язмышы….
Кадрия Идрисова: Хатын-кыз иңнәрендә – милләт язмышы….

Кадрия Идрисова: Хатын-кыз иңнәрендә – милләт язмышы….

Выступление руководителя Бюро Всемирного форума татарских женщин, председателя Всемирной общественной организации татарских женщин “Ак калфак”, кандидата филологических наук Кадрии Идрисовой

Хатын-кызның язмышы ил, милләт язмышы белән тәңгәл килеп бара. Чыннан да, хатын-кызы бәхетле булган дәүләт үсештә була. Хатын-кызы ирекле булган җәмгыять алга китә. Миңа калса, татар халкы күтәрелеш, яңарыш чорлары да кичерде. Беренче Яңарыш – Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгының күтәрелеш чорына туры килсә, XIX йөз азагында – XX гасыр башында мәйданга чыккан татар хатын-кызының икенче Яңарыш хәрәкәте башлана. Гаяз Исхакый фикеренчә, белемле хатын-кыз милләтнең мәгънәви-әхлакый күтәрелешенә, алгарышына, яңарышына хезмәт итә (Г.Исхакый. 5 том, “Татар кызы” повесте, 197 б.).

Бу чорда Ризаэддин Фәхреддиннең “Җәвәмигуль-кәлим шәрхе” китабы дөнья күрә. Галим бу хезмәтендә милли традицияләрне саклау мәсьәләсен күтәрә. Ризаэддин хәзрәт фикеренчә, тарихи-мәдәни-дини җәүһәрләрне сакларга омтылу җәмгыять үсеше өчен бик мөһим. Бүген дә бу китап безне таң калдыра! Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бу китап безнең өчен рухи җитәкче булырга һәм өстәл китабына әверелергә тиеш. Әлеге хезмәт басылуга 2016 елда 100 ел була!

Шулай ук, бу чорда күренекле мәгърифәтче һәм ислам тарихында бердәнбер хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубыйның шөһрәте бөтен Русиягә таныла.

Мөхлисә Бубыйның бертуганы Габдулла Бубый Кытайның Голҗа каласында кызларга аң-белем, тәрбия бирүдә бәһасез хезмәт куя. Аның: “Иң элек кызларны укытабыз. Гаиләдә беренче укытучы — әни булыр”, — дигән алтынга тиң сүзләре Пекин дәүләт музеенда һаман да саклана.

1917 елда хатын-кызга ирек игълан ителүе дә шушы чорга туры килә.

Ике инкыйлаб арасында хатын-кызларны берләштерү-оештыруда тагын бер яңалыкка игътибар итик. Хатын-кызлар өчен яңа журнал чыга башлый. Бу вакыйганы татар җәмәгатьчелегенең хатын-кыз мәсьәләләренә игътибары артуы һәм хатын-кызларыбызның активлаша башлавы дип атарга кирәктер. “Сөембикә” журналын 1913 елда Якуб һәм Әсма Хәлилиләр чыгара башлыйлар.

1912-1917 елларда җитмештән артык хатын-кызлар (мөслимә) җәмгыятьләре оеша.

Өченче күтәрелеш – XX гасыр азагында тел, дин, калфаклар кайту, Кол Шәриф мәчетен һәм Болгарны яңадан кайтару – бу безнең Яңарышыбыз. Күрегез, соңгы елларда чал тарихыбызда тирән эз калдырган батыр йөрәкле мәшһүр хатын-кызларыбызның гыйбрәтле язмышы турында күпме сәхнә әсәрләре иҗат ителде! Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында сәхнәләштерелгән Ркаил Зәйдулланың — “Үлеп яратты”, Кәрим Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театрында Мәдинә Маликованың “Соңгы риваять” спектакльләренең дөнья күрүе – болар барысы да үткәнебезгә битараф булмавыбызның һәм асылыбызга кайтуыбызның ачык мисалы булып тора.

Безнең алда зур бурычлар тора. Безнең яшәешебез Яңарыш чорына туры килгән икән, ул үз ягыннан безгә зур бурычлар да йөкли. Без – социализм чоры балаларының варислары. Дөресен әйтергә кирәк, милләтебезнең мәгънәле, әхлакый кануннарга таянып яшәү рәвеше безгә тапшырылмаган. Бу яктан буыннар чылбырының мәгънәви яклары, буыннардан-буыннарга тапшырылып барыласы бүләкләр тәмам югалды дисәк тә, һич тә арттыру булмас.

Әгәр гәүдәбездәге кайсы гына әгъзабызны авырттырсак та, җан әрнүе кичерәбез. Шуның кебек бүгенге татар милләтенең, хатын-кыз гамәлләренең кайсы гына өлкәсенә килеп кагылсак та, сискәнерлек, йөрәгебезне өшетерлек хәлләргә тап булабыз. Әйдәгез бергәләп уйланырлык мисалларга тукталыйк.

Безнең гореф-гадәтләребез генә түгел, ә физиологиябез, безнең халыкны юк итүче, милләт булудан туктатучы алымнарны барлыйк:

  1. Яшьләрнең яр сайлавы. Татар ир-атларына үз кызларыбызны бәяли белү җитми. Күп уңган татар кызлары чит милләт егетләренә тормышка чыга. Бу урында ике милләтнең мәхәббәт җимешләре – балаларының ачыргалануын, җан авазын сезгә дә җиткерәсе килә.

Күптән түгел Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә күренекле драматург, депутат Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясе узды. Әлеге конференциядә меңгә якын татар баласы катнашты. Тукай районы Кнәз урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Федорова Олеся Олег кызы юллаган бер карашка гади генә язылган шигырьдә милләтебезнең зур фаҗигасе сурәтләнә:

  1. Әнием минем татар,
    Әтием минем урыс.
    Әни әйтә татарны ярат,
    Әти әйтә урысны ярат.
  1. Утырам шулай аптырап,
    Ай белән тәрегә карап.
    Китәләр чәчемнән сыйпап,
    Һич булмый гына сайлап.

Хәзерге көндә, гомумән, милләтебезгә хас булмаган, бөтенләй ят күренешләрнең шаһитларына әйләнеп барабыз. Кыз белән егет очрашып йөри дә, берни булмагандай бергә яши башлыйлар. Һәм аны зур итеп “гражданский брак” белән яшибез дип белдерәләр. Нәрсә бу: бозыклыкмы, кемгәдер иярүме?! Кызларыбыз да, егетләребез дә дәүләти яктан да, дөньяви-дини яктан да якланган булырга тиешләр. Никах та укылырга, ЗАГС (язылышу) да булырга тиеш!

  1. Мәҗбүри тудырылган бала – баланы ярып алу. Һәрберебез яхшы аңлый. Аллаһ тарафыннан һәр баланың табигый туу вакыты билгеле һәм 80 елларда бер кесерев кисеме белән тудырылган бала булса, бөтен тирә-яктагы халык хафага төшә иде. Ә хәзер яшь ана махсус алдан ук чиратка язылып куя, билгеләнгән көнне баланы ярып алалар.

Узган ел өч бәби йортларында уздырылган сораштырулар шуны күрсәтә:

  • беренчесендә – 32 %;
  • икенчесендә – 37 %;
  • өченчесендә 42 % бала ярып алынган.

Бу саннар Татарстанда гына дип уйлап утыручылар бик тә ялгыша. Кая гына барма шундый ук хәлгә тап буласың, ә Төркиядә бу мәсьәләдә хәлләр тагын да аянычрак.

Бәби тугач, билгеле, имезергә китерәләр. Ә күкрәк сөтен берни дә алыштыра алмый. Микроэлементларга бай булган ана сөтеннән күп сабыйларның мәхрүм калуы бик кызганыч. Хатын-кыз өчен сылу буй-сын да мөһим. Әмма бала хакына кереп, озак имезсәм, күкрәкләрем сәлперәя, дип, Ходай биргән сөтеңне сабый авызыннан өзеп ясалган сылулык?! Бала теләсә, ике яшенә кадәр имезү фарыз дигәнне белмәү гөнаһ кынамы, җинаять бит ул! Белмәгәннән, наданлыгыбыздан да, көн-төн әйләнә торган телетапшырулардан да яманга иярү китте. “Ак калфак” оешмасында “Яшь әни” мәктәбе эзлекле эшләсә, тәҗрибәле белгечләр белән йөкле хатыннар тугыз айга тугыз тапкыр гына очрашсалар да, тәрбияле итеп шул мөһим мизгелләрне аңлатучысы булса, ничек яхшы булыр иде.

Бала табу йортларында бәбиләгән яшь әниләр кендек бавы дигәннән дә хәбәрдар түгел. Ул 3-7 көн эчендә кибеп төшә. Ана белән баланы тугыз ай буе тоташтырып торган җеп бит ул. Безнең әбиләр аны киптереп, баланың бик кадерле нәрсәләре белән бергә төреп куялар иде. Шуларны белүче бармы хәзер? Тәфсилләп аңлатучы, кадерләп җыеп куючы булмагач, кендек бавы да чүплеккә чыга. Аннан аптырыйбыз, нигә ата-анага илтифатсыз, ник итагатьсез, юньсез икән бу бала, дибез. Башта үзебездән, бала хакы дигәннән башлау дөресрәк тә бит… Соң искә төшә.

Бәбинең беренче чәчен алгач, аны үлчи торган булганнар. Әйтик, чәч 10-15 грамм чамасы тарта. Көмешнең граммы 200 сум тора, ди. 10 граммга тапкырлагач, 2000 сум чыга. Шул акчаны иң мохтаҗ кешегә сәдака итеп бирү  тиеш дип саналган. Безнең буын китә, күп йолалар онытыла бара.

Исем кушу – мәгънәле исемнәр кушу. Аллага шөкер, хәзер күп кенә яшьләребез исем кушуга мәгънәви якка игътибар итеп якын киләләр. Исем – ул кешене гомер буена җисеменә тәңгәл килеп, озата бара, кешенең язмышына да йогынты ясый.

Яр сайлау үтә дә нәзберекле эш. Бик күп кызларыбыз еш кына ялгызлыкта гомер кичерәләр. Без бүген картлар йорты дип сөйлибез. Алар Татарстанда – 42! Бу әле башы гына. Чөнки авылларда 30-40лап өйләнмәгән егет гомер кичерә. Ә киләчәктә – картлык көннәрендә алар кем белән яшәр?! Бу мәсьәләдә элекке заманнарда булган димчелекне кайтару бик тә урынлы булыр иде.

Ә хәзер үзебезнең калебебезне, гәүдәбезне бизәп торучы, безне милләт буларак танытучы тышкы билгебез – киемнәребезгә игътибар итик.

Без мөселманның татары. Ә мөселман дине бик күп милләтләрне берләштерә. Шуның белән дә ул бик тә куатле. Ә һәр милләтнең аерым билгесе булу шарт. Тел, кием, гореф–гадәтләр, сәнгать… Безнең, мөселман татарының, үзебезгә генә хас үзенчәлекләре саклансын. Калфаклы, чулпылы хатын-кызларыбыз безнең миләттә генә булган. Алар турында: “Татар хатын-кызларының килгәне әллә каян беленә. Челтер-челтер  килеп аның чулп   ылары зыңлап килә. Борылып карасаң, ул чынлап та татар хатын-кызы була иде”,–дип язып  калдырган Алман галиме Карл Фукс.

Татар хатын-кызларының II Бөтендөнья форумына 500дән артык кеше җыелды. Шунда катнашучыларның 75–80 % үз милли киемнәребездән килгәннәр иде. Аралашу, бер-беребезгә якынаю өчен бу киемнәрнең тәэсире тагы да көчлерәк икәнне без аңладык. Киемнәребезне кимибез, хөрмәтләмибез дигән сүзләр белән кемнәрдәндер гаеп эзләп утыру гына ярдәм итмәячәк. Шуңа күрә 2014 елның 9–10 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы нигезендә калфак, изү эшләү һәм чигү буенча мастер–класс үткәрдек. Һәр килүче 86 хатын-кызга да материаллар әзерләп куелды. Билгеле мастер-класс эчендә “1000еллык Казан” музеена, рәссамнар күргәзмәсенә сәяхәтләр дә кергән иде. Һәркем теләп һәм күңел нурын җигеп, ясаган эшләнмәләрен киеп, горурланып сүрәткә төшеп кайтып китте.  Хәзер төрле өлкәләрдә үзләре дәресләр үткәреп өйрәтү эшенә керештеләр.

Танылган шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның “Татар хатыны” шигырендә шундый юллар бар:

Энҗе калфак, көмеш беләзек,
Калын толым, нечкә бил — нәзек.
Тимер тәңкә, чиккән кулъяулык.
Югалмасын, дисәк, шул байлык, —
Саклап калыр бары уяулык.

Нинди гүзәллек! Бу киемнәр безгә әби-бабаларыбыздан калган иң кадерле бүләк. Ә бүләкне кадерләп саклый да белергә кирәк.

Безгә яшь буында патриотик тәрбия – үз милләтебезгә хөрмәт уятырга кирәк. Һөнәр ияләренә карата дөрес караш булырга тиеш. Бер генә мисал. Америка халкы үз көтүчесен – ковбойны зурлый. Аларга багышлап кинолар төшерәләр, әсәрләр иҗат итәләр, хәтта аларның өс киеме булган джинсыны рекламалый торгач, бөтен кеше джинсыга күчте. Ни хикмәт, без балаларга: “Укый алмасаң, әнә, көтүче булырсың”, — дигән сүзләр белән тәрбия кылабыз.

Безнең татар халкы – бик тә сәләтле, һөнәрле халык. Бер-беребезнең хезмәтен күрә, олылый белергә кирәк.

Санкт-Петербург шәһәренә баргач, мин бик тә Эрмитажга керергә яратам. Аеруча сокландырганы – 18 гасырда Екатерина Икенче Франциядән әхлак темасын яктыртып ясалган картиналар кайтарта торган булган. Без дә дөнья рәссамнары арасында бәйге игълан иттек. Әхлак кануннарын чагылдырган, йола-бәйрәмнәрне сурәтләгән картиналар эшләячәкләр. Билгеле, эшләгән кешегә стимул булырга тиеш. Йола-бәйрәмнәр: карга боткасы, сабантуй, сөннәткә утырту, исем азанлату һ.б.

Язучыларыбыз тарафыннан да хатирәләрне яңартып, безне озата килгән әхлак тәрбиясенең төрле мизгелләрен үз эченә алган иҗат бәйгесе өчен нигезләмә төзеп республика районнарында, Русия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәп иҗат итүче милләттәшләребезгә тараттык.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы яшьләргә бик зур өметләр баглый. Кызларыбыз бик тә фикерле, кызыксынучан. Без, зурлар, аларны күрә, тыңлый, тотып ала һәм ярдәм итәргә бурычлы. Күптән түгел Татарстан районнары һәм Казан шәһәре мәктәп-гимназияләрендә укучы кызлар белән очрашып кайттым. Күңелне уята торган, тансык очрашулар дип исәплим мин аларны. Кызлар белән уртага салып сөйләшүләребез дәвамлы булды: кабат очрашуны сорадылар. Әти-әнигә дә, укытучыларга, дус кызларга да ачылып бетмәслек уйлар, серләр күп була бит җитү кыз күңелендә. Шуңа күрә “Ак калфак”ның җирле оешмаларында табиблар, юристлар, укытучылар, пешекчеләр, дизайнерлар да булсын. Шулай ук, әлеге очрашулардан укучыларга мәктәпләрдә “Әхлак дәресе” кирәклеген аңладым. Урта буын әле һаман да элекке тәрбия белән яши, ә бит бу заманда яшь буынга хак юл күрсәтүче маяклар бик кирәк. Казан шәһәренең 149 нчы татар телендә белем бирүче лицейның 10 сыйныф укучысы Заһидуллина Илүзә Илгиз кызының язмасына игътибарыгызны юнәлтәсем килә.

“Юк, башкалардан аерылып торырга ярамый шул безнең җәмгыятьтә. Фикереңне, хәттә 150 % дөрес булса да җитәкчеләргә ошамый икән, әйтергә хакың юк.

Күпләр Н.В.Гогольнең “Үле җаннар”ындагы Чичиковны хәтерлидер. Гаҗәеп оста психолог бит! Ә инде  бу урында минем үз милләттәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә. Дустым, бер киңәш бирәм: Чичиков, Плюшкин, Башмачкин кебек геройларны үзеңә үрнәк итеп алма. Чөнки алар үз фикерсез бәндә; ә үз фикерсез кеше – шәхес була алмый. Ул индивидум гына. Каршылыклар белән көрәшә–көрәшә булса да замананың Чацкие булып кал, фикереңне кысалардан арындыр. Үзең бул, ирекле бул”, – ди ул.

Без күпмилләтле җирлекләрдә яшибез. Балаларыбыз, яшьләребез һәрдаим аралашып үсә. Башка милләтләрнең дә хатын-кыз оешмалары булсын иде, бергә аралашып эшләсәк иде. Алай булганда тәрбияви мәсьәләләр яшьләргә тизрәк барып ирешер иде. Безнең яшҗләребез һәр нәрсәне үзләренә кабул итәргә әзер, аларны тукландырып торырга без әлегә әзер түгел. Иң аянычы да шул. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тыйнак булу – матур күренеш. Тик тыйнаклыкның колына әверелү терелгесез чиргә әйләнмәсен. Иң хәтәре күңел өзлегүе – яраткан эшебезгә, туган телебезгә, ана телебезгә хыянәт итмик. Мәктәптәме, эштәме, кеше дигәнең үз эченә йомылмасын, аралашырга, белмәгәнен белергә тырышсын, иҗатка омтылсын, әхлаклы яшәү кануннарын үз итсен – шул чакта гына гомер җимешле булыр.

Һәр кайда бик матур эшләр башланды. Хәзер Татарстанның бөтен районнарында да, Русия төбәкләрендә, чит илләрдә “Ак калфак”ның җирле бүлекчәләре – оешмалары эшли.

Һәр җан иясе яктылыкка омтыла. Ә милләтебезнең яктылыгы – милли үзаң дип уйлыйм. Һәм милли үзаңны тәрбияләүдә без үз өлешебезне кертергә бурычлы.

Хөрмәтле хатын–кызларыбыз, милләт аналары! Сезне күз алдыма юыртак атлар буларак китерәм. Йөгәннәрегезне тарткалап, омтылышлы адымнарыгызга комачауламасыннар иде. Изге эшләрегез дәвамлы булсын!

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*