tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: “Милли тәрбиягә кагылышлы мәсьәләләрдә берләшү мөһим”
Кадрия Идрисова: “Милли тәрбиягә кагылышлы мәсьәләләрдә берләшү мөһим”

Кадрия Идрисова: “Милли тәрбиягә кагылышлы мәсьәләләрдә берләшү мөһим”

2019 елның апрель аенда Татарстан мәркәзенә бөтен дөньядан 450 татар хатын – кызы корылтайга җыела. Форум эшендә катнашучылар Казан шәһәрендәге балалар бакчаларында милли тәрбия бирү алымнары белән танышачак.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында башкаладагы балалар бакчаларында милли тәрбия бирү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Түгәрәк өстәл артында “Ак калфак” татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Фаттиев, Казан шәһәре районнарының мәгариф бүлекләре башлыклары урынбасарлары һәм милли мәгариф эшләре буенча методистлары фикер алышты.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, чираттагы татар-хатын кызлары форумында катнашучылар Татарстан башкаласында милли мәгариф һәм милли тәрбия бирүнең бүгенге көндә нинди дәрәҗәдә булуын күреп, танышып, өйрәнеп китәргә тиеш. Моңа әзерлек эшләрен инде хәзердән үк башлау мөһим. “Уртак максатыбыз – татар телен, йола, гореф-гадәтләребезне киләсе буынга тапшыру өчен, безгә – иҗтимагый оешмалар һәм дәүләт структураларына берләшеп эшләргә кирәк”, – дип белдерде “Ак калфак” җитәкчесе.

Күптән түгел “Ак калфак” оешмасы Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә күчмә утырышын үткәрде. Чарада катнашкан хатын-кызлар Ижаудагы “Энҗе” балалар бакчасында милли тәрбия бирү алымнары белән танышты. Кадрия Идрисова әлеге балалар бакчасында яшь буынга милли тәрбиянең ни рәвешле бирелүе турында үрнәк итеп сөйләде. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе сүзләренә караганда, Казандагы балалар бакчаларындагы татар балаларын тәрбияләү эшен татарларга хас гадәтләр белән, дөрес итеп исәнләшергә өйрәтүдән башларга кирәк. “Борынгыдан калган бармак уеннарыбызны кире кайтару өстендә эшлик. Балаларыбызга нәсел шәҗәрәләрен төзетеп, үткән буынга хөрмәт, милли үзаң тәрбияләү бурычын куярга кирәк”, – дип түгәрәк өстәл артында утыручыларга мөрәҗәгать белән чыкты Кадрия Идрисова.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*