enrutat
Баш бит / Кайту
Кайту

Кайту

2012 елның апрель аенда миңа бер чакыру килде. Анда: «Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезне күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Тимернең 100 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән «Возвращение» (Кайту) китабын тәкъдим итү кичәсенә чакыра. Чара 25 апрель көнне БТК Башкарма комитеты бинасында (К.Маркс ур., 38/5) узачак. Башлана 16.00 сәгатьтә», – дип язылган.

Минем өчен дә бик кызык­лы булган бу чараны оештырган Роза Авзалова-Сәлмәновага һәм Әхмәт Тимернең иҗади биографиясен язучы Фәүзия Бәйрәмовага, Әхмәт Тимер эшчәнлеген төрле яклап ачарга омтылган Азат Ахуновка мин чиксез рәхмәтлемен. «Возвращение» дип исемләнгән китапта Әхмәт Тимернең 17 яшенә кадәр туган төбәге Әлмәт һәм Бөгелмәдә яшәгән чорлары яктыртыла. Бу мәгълүматлар төрекчәдән русчага тәрҗемә итеп бирелгән. Китапны чыгаруга Раушания Миңнуллина һәм Рамил Миңнуллин зур өлеш керткән. Аларга да зур рәхмәт. Китапта Әхмәт Тимер хезмәтләренең библиографиясе дә тәкъдим ителгән. Гомумән, китап төрки гуманитар фәне үсешендә зур бер адым булып тора.

Мин бу язмамда Әхмәт Тимернең туган илгә кайтып-китүен оештырганымны һәм шул турыдагы хатирәләремне язмакчы булам. Иң элек аның белән беренче танышу турында берничә сүз.

Бу очрашуның тәүге адымнары Казан дәүләт педагогика институтында башланды. Ул чагында мин, ректор буларак, институтның 100 еллык юбилеен оештыру эше белән мәшгуль идем.

1972 елның май ае тәмамланып килә. Минем эш бүлмәсенә Мәскәүдән – СССР Фәннәр академиясенең чит илләр белән хезмәттәшлекне оештыру бүлегеннән шалтыраттылар:

– Быел сентябрь ае ахырында Төркиянең башкаласы Анкарада төрек теле җәмгыятенең юбилей корылтае булачак. Ул борынгы төрки галиме Мәхмүт Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» әсәре язылуга 900 ел тулуга һәм төрек теле җәмгыятенең 40 еллыгына багышлана. Фәннәр академиясе делегациясе составына Сез дә кертелгән. Делегация составы турында тулы мәгълүмат туплау өчен, Сездән тиз арада тиешле документларны көтәбез. Нинди документлар кирәк, язып алыгыз, – диделәр.

Минем янда утырган Йосыф Әхмәтҗан улы Туишев (ул миңа кадәр 21 ел буе ректор булып эшләгән) бу чакыруга үзенең гаҗәпләнүен белдерде.

– Төркиягә безнең галимнәрне, гомумән, җибәрмиләр иде ич! Чөнки Төркия барлык төрки халыкларны СССРга каршы туплый торган пантюркизм үзәге санала. Анда бару турында уйла әле, ректорлык вазифасына зыян килә күрмәсен, сак бул! – дип, нәтиҗә ясап куйды.

Документларны өйрәнгәч, миңа сентябрьнең 21ендә Мәскәүгә килергә куштылар. Ул чорда чит ил паспортларын кулга бирмиләр иде, чит илгә киткәндә генә кулга тоттыралар да кайтуга чит илләр белән эшләү бүлегендә җыеп алалар иде. Документлар тутыру, чит илдә үзеңне тоту кагыйдәләре буенча семинарларда утыру кебек эшләр белән академиянең чит илләр белән хезмәттәшлек итү бүлегендә безне өч көн буе йөрттеләр. 24 сентябрьдә, якшәмбе көнне генә бераз ял иттек. 25 сентябрьдә кичкә таба без Софиягә очтык, чөнки Төркия шәһәрләренә Мәскәүдән туры һава юллары юк иде. Софиядән Истанбулга очтык. «Кенеди» дигән кунакханәгә урнаштык. Миңа шул кичтә үк «Казан» журналының барлык номерларын китерделәр, аларны төне буе кызыксынып укыдым. СССРга кайтканда да без «Кенеди»да булачакбыз икән, журналларны кунак­ха­нәдә калдырырга куштылар.

26 сентябрьдә Истанбулда сәяхәт кылгач, кичен Анкарага очып, «Мола» отеленә урнаштык.

27 сентябрьдә иртәнге унда корылтай ачылды. Читтән килгән һәрбер галимгә ярдәм итү өчен, төрек галимнәре билгеләнгән иде. Миңа ике галим беркетелгән. Университетта алар мине каршы алды: берсе үземнең әниемнең яшьрәк чагына охшаган бер апа һәм ябык кына бер абый. Башкалардан аерып, хәл-әхвәл сорашып, үзләре белән таныштырдылар. Әнигә охшаганы Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай, ә ябыгы «Азатлык» радиосы җитәкчеләреннән берсе Гали Акыш иде. Казанда чагында Дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәре: «Гали Акыштан сак бул, бу – СССРның танылган дошманы», – дип сөйләгән иде. Гали Акышны күргәч, гаҗәпләнүемне сиздермәдем, киресенчә, ул миңа бик файдалы юлдаш булып чыкты. Корылтай ачылганчы, мине Төркиядәге татарлар сырып алды һәм сораулар яудырды. Күп сорауларга төгәл җавапны Гали Акыш кына белә иде, ул җавап бирде.

Корылтайда без өчебез бергә утырдык: бер ягымда Сәгадәт апа, икенче ягымда Гали ага. Алар минем татарча һәм русча язылган докладымны тиз генә төрекчәгә тәрҗемә иттеләр, төрекчә дөрес итеп укырга өйрәттеләр. Ул 29 сентябрьдә «Иске түрк ләһҗәләре вә «Диване лөгатет-төрк» дигән секциядә укылды. Темасы: «Түрк синтаксик системасының тарихын өйрәнүдә «Диване лөгатет-төрк» әсәренең әһәмияте» иде. Сәгадәт Чагатай докладының темасы «Диване лөгатет-төрк»тә ышаныч-карашларга бәйле сүзләр» дип бирелгән.

Мин докладны төрекчә сөйләргә күнегеп беткәч кенә, Гали Акыш миңа кискен рәвештә:

– Сез бары татарча сөйләргә тиешсез, чөнки татарча сөйләгәнне тыңлау өчен бик күп татар килгән, – диде.

Татарлар белән шыгрым тулы залда мин докладымны татарча укыдым. Ул берничә урында көчле кул чабулар белән бүленде. Тыңлаучы татарларга докладның эчтәлегеннән бигрәк, аның татар әдәби телендә ачык итеп укылуы ошагандыр.

Башка докладларга залда кеше бик аз калды, чөнки татарлар мине тыңлау белән үк китеп барды. Мине дә залдан чакырып алдылар. Азәрбайҗан дустым профессор Фәрһад Зәйналов, башта Сәгадәт апа, Гали ага белән сөйләшеп, мине залдан алып чыкты:

– Сине Төрки культурасын өйрәнү институты директоры Әхмәт Тимер дигән профессор үз янына чакыра, хәзер шунда китәбез, бер машина безне көтеп тора, – диде.

Тиздән Төрки культурасын өйрәнү институтына килеп тә җиттек, директор бүлмәсенә кердек. Түрдәге өстәл янында гәүдәгә минем буйлы гына бер абый мыек астыннан елмаеп утыра. Ул безне бүлмә уртасында кочак­лап алды. Диванга утырып, өчәүләп (Әхмәт Тимер, Фәрһад Зәйналов һәм мин) сөйләшә башладык. Сөйләшү төрекчә барды. Минем төрекчә начаррак сөйләшүемне белгәч, ул саф татар әдәби телендә әңгәмәләшүгә күчте.

– Мин әле генә Сезнең докладны тыңлап кайттым, миңа бик ошады, Сезне котлыйм, – диде дә дәвам итте. – Мондый тирән мәгънәле чыгышны ясаган галим белән танышмый калу дөрес булмас дип уйладым.

– Әхмәт ага, Сез татарча әдәби нормаларны бик дөрес кулланып сөйлисез, татарчага кайда өйрәндегез? – дип сорадым мин.

– Мин бит татар, сезнең якташыгыз, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә эшләгән Ярулла мулланы ишеткәнегез бардыр, мин аның улы булам инде, – дип җавап бирде ул.

Әңгәмә татарча барды, бик әһәмиятле фикерләрне мин Ф.Зәйналовка русчалап әйткәли тордым. Күп кенә фәнни темалар, тормыш хәлләре кузгатылды.

– Мулла малае булгач, сиңа барыбер укып кеше булырга мөмкинлек бирмәсләр, син ничек тә Төркиягә китәргә тырыш, – диде миңа әтием. Шуннан соң ул үзенең Грузия аркылы Төркиягә ничек качып чыгып китүе турында бәян кылды.

Минем туган авылны ишеткән булмаса да, Әхмәт Тимер Кәрәкәшле һәм Ютазы авылларын яхшы белә булып чыкты.

Мин дә Әлмәт авылын белүем турында сөйләдем, туган-үскән йортының кайда икәнлеген сорадым.

– Әлмәтнең Бөгелмәгә юл үтә торган урамында, шул урамны Зәй суы кисеп үтә торган җирендә, Бөгелмәгә карап барышлый урамның сул ягында дип аңлатты ул.

Без шулай якташ буларак бик күп темалар турында сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек.

Төркиягә килгәндә, минем шушы эш бүлмәсенә кереп йөр, – дип, ул телефон номерлары һәм өй, эш адреслары язылган визиткасын бирде.

Бу очрашу безне гомерлеккә дус итте. 80 нче еллар уртасыннан башлап, тюрколог буларак та, ректор буларак та, 90 нчы елларда Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры буларак та Төркиядә еш була идем. Ул мине үз фатирында кунак итмичә җибәрми иде.

XX гасырның 90 нчы еллар ахырында миңа татар язуын латинга күчерүне әзерләүне, татарча латин алфавитын төзүне тапшырдылар. Бу эш башлануга, иң нык шатланучылар төрек галимнәре булгандыр, чөнки алар кириллицада язылганны, гомумән, укып карарга да теләмиләр.

1991 елның 18 ноябрендә Истанбулдагы Мәрмәрә университеты «Төрки телләрдә латин графикасын куллану һәм кайбер төркиләрнең кириллицадан латиницага күчүләре турында» дип аталган халыкара конференция оештырды. Мәрмәрә университеты Азия ягында урнашкан, ләкин аның ректораты Европа ягында – Босфор бугазы ярында зур гына бер бинада эшли. Конференциягә СССРдагы барлык төрки халыклардан белгечләр чакырылган иде.

Шул ук көнне кич белән безне – татарларны һәм башкортларны, чыгышы белән татар булган профессор Надир Дәүләт «Чәчәк Пассажы» дигән ресторанга кунакка чакырды.

Конференциядә татар латин алфавитының М.Зәкиев тарафыннан төзелгән варианты уңышлырак дип табылды, хәзер дә әле Татарстанда, фәнни эшләр язганда, шул вариант кулланыла. Тик аны Россиянең Дәүләт Думасы, «Россиядәге әүләт телләренең алфавитын бары Россия Дәүләт Думасы гына үзгәртә ала», дип гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирмәде.

Шушы конференциядә мин Әхмәт Тимернең Әлмәтне, Бөгелмәне кайтып күрү теләге булу-булмавы турында сөйләштем. Ул, икеләнебрәк булса да, үзенең мондый теләге барлыгын әйтте. Мин бу турыда Казандагы тиешле органнар белән сөйләшергә вәгъдә бирдем.

Халыкара конференциядән соң Казан галимнәрен Истанбулдагы «Заман» газетасы редакциясе чакырып алып, безне Төркия буенча сәяхәткә алып барырга теләкләре барлыгын әйттеләр. Без риза булдык. Икенче көнне Измирга, Манисага алып киттеләр, өченче көндә татарлар күбрәк тупланып яши торган Иске шәһәрдә экскурсиядә булдык, җир астыннан чыга торган кайнар суга корылган мунчада юындык.

Казанга кайткач, мин Дәүләт иминлеге комитеты рәисе урынбасары генерал-майор Венер Сәлимов янына барып, аңа Әхмәт Тимернең 1929 елда Төркиягә качып, шунда зур галим булып җитешүен, аның Әлмәтне, Бөгелмәне кайтып күрергә теләге барлыгын сөйләп бирдем. Ул миңа:

– Кайтып күреп китсен, берни булмас, – дип җавап бирде.

Бу сөйләшүнең нәтиҗәсен Әхмәт Тимергә җиткердем, ул, бик дулкынланып, моны кабат-кабат уйламыйча булмас дигән фикерен җиткерде.

1993 елда Әбрар Кәримуллинны һәм мине Төркиянең Кайсәри шәһәрендәге Әрҗиас университетына Әхмәт Ясә­ви­нең 900 еллыгына багышланган кон­ференциягә чакырдылар. 27-28 майда конференциядә Әхмәт Ясәви иҗаты, бигрәк тә аның хикмәтләре турында күп илләрдән килгән галимнәр сөйләде. Без дә Әхмәт Ясәви хикмәтләренең, Казанда күп мәртәбәләр басылып, барлык төрки дөньяга таралуы турында чыгыш ясадык. 29 майда Иске шәһәргә экскурсия оештырылды. 30 майда безне Анкара университеты профессоры Йылмаз Курт, үз машинасына утыртып, Анкарага алып китте, аның фатирында Ә.Кәримуллин белән икәүләп кунак булдык. 31 майда Әхмәт Тимерне иртәгә булачак Корбан бәйрәме белән котладык. Ул безне үз өенә кунакка чакырды. Өчәүләп шунда кунакка киттек.

Әхмәт аганың өендә фотолар арасында Минтимер Шәймиев белән төшкән рәсеменә игътибар иттек.

– Шәймиев ага да мине туган җирләрне күреп китәргә чакырды, – дип шатланып хәбәр итте Әхмәт ага. Ул Анкарада Минтимер Шәймиев белән очрашуга барган һәм, күрешеп, үзара аралашкач, фотога төшкәннәр, шунда М.Шәймиев, аның биографиясе белән танышкач, туган җирләрне күреп китәргә чакырган. Без Әхмәт агага бу чакыруның көче турында сөйләдек. Президент кунагы булып кайтасыз, бернидән курыкмагыз дип аңлаттык. Ул, бик дәртләнеп:

– Кайтып килергә дәрт бар, ләкин тагын да тирәнрәк уйлыйм әле, – дип җавап бирде.

1997 елда без Әхмәт ага белән тагын очраштык. Моның сәбәбе минем тюркология өлкәсендә яңа ачышларым булды. Хәзер яшәп килгән тюркология фәнен европоцентристлар тудырган. Боларның фикеренчә, бөтен Европа һәм Азиянең иң уңдырышлы өлкәләрендә беренче башлап европалылар, башкача әйткәндә, һинд-европа телләрендә (инглиз, немец, француз, итальян, испан, иран, швед кебек телләрдә) сөйләшүчеләр яшәгән. Безнең эраның башларында бу төбәкләргә кыргый күчмә халыклар, шул исәптән күчмә кыргый төркиләр дә килә башлаган. Идел, Дунай буйларына, Кара диңгез тирәләренә дә кыргый күчмә төркиләр безнең эраның IV йөзләрендә генә килә башлаган, имеш, һәм бу күчү халыкларның бөек күчеше дип аталган. Урта, Үзәк, Кече Азиягә төркиләр, янәсе, бары IX йөздә генә килгәннәр. Боларның барсы да европоцентристлар тарафыннан уйлап чыгарылган ялган.

Яңа фактларга таянып, мин барлык төркиләрнең хәзер яши торган җирләрендә килмешәк түгел, ә җир­ле халык булуларын исбатладым: тө­рекләр дә, азәрбайҗаннар да, төрек­мәннәр дә, үзбәкләр дә, казахлар да, кыр­гызлар да, болгар-казанлылар да (хәзерге татарлар да), башкортлар да үз илләрендә килмешәк кыргый күчмәннәр түгел, ә җирле халык. Бу нәтиҗәләрдән европоцентризмча тәрбияләнгән татар тарихчылары йөз чөереп, көлеп йөрделәр. Казах, тө­рек­мән, азәрбайҗан, төрекләрдән минем тарихи нәтиҗәләр белән килешүчеләр табылды.

Бу карашларны Истанбулда эшләп миллионерга әйләнгән Әхмәт Вәли Мәнгәрнең кызы Суфия ханым тиз аңлап, минем лекцияне тыңларга Тәкъсимдәге офисында галимнәрне җыйды.

Суфия ханым, әлеге карашларның тизрәк формалашуын теләп, мине Әхмәт Вәли Мәңгәрнең Бодрум шәһәрендә урнашкан санаториеcенә урнаштырды, шунда эшемне тизләтүемне үтенде.

1997 елның 9 октябрендә бу тарихи карашлар турында Суфия ханым тагын киңәшмә үткәрде, һәм 10 октябрьдә мин Бодрумдагы санаторийдә идем инде.

11 октябрьдә Казым Миршанны Урта диңгез ярына салынган өенә барып таптым. Ул да төркиләрне үз җирләрендә килмешәк дип түгел, ә төп халык дип саный, шул фикерен таш кыяларга, тау куышы стеналарына ясалган рәсем-язуларны, хәрефле язуларны өйрәнеп әйтергә тырыша. Ләкин европоцентристик тюркология җирлегендә үскән төрек галимнәре аны танымый.
12 октябрьдә Анкарадан самолёт белән килгән Әхмәт Тимерне һәм аның хатынын Рәйханәне (Рананы) каршы алдым. Тюркология фәнендә яңа юнәлеш буенча язганнарымны Әхмәт Тимергә, Казым Миршанга 12-14 октябрьдә тулысынча сөйләп чыктым. Алар миңа үз юлымнан курыкмыйча барырга киңәш иттеләр.

14 октябрь көнне Иззат Имре (Суфия ханымның ире) исемен йөрткән яхтага утырып, Урта (Ак) диңгезгә ял-сәяхәткә чыгып киттек. Алдан оештырылган бу сәфәргә Әхмәт Тимер, аның хатыны Рәйханә, Казым Миршан һәм мин чыктык.
Яхтада яңа тюркология (минем карашларны Әхмәт ага да, Казым Миршан да шулай «яңа тюркология» дип йөртәләр иде) турында сөйләшү башлану белән үк, мин, аңа каршы килеп, – бүген без ялга чыктык, ял итик дигән фикер әйттем.
Яхтада кечкенә бер аккордеон бар иде. Аны Әхмәт ага кулына алды һәм татар, төрек, Европа көйләреннән берничә өзек уйнады.

– Скрипка булсын иде! – дип, аккордеонны урынына куйды.

Аккордеонны мин алып, Сабантуйларга йөри торган көй дип, бер көй уйнап җибәрдем. Бу Әхмәт ага һәм Казым Миршан өчен яңалык булып чыкты, хатын-кызлар палуба артына барып бастылар, татарча көйне кабул итмәделәр.

Ләкин Әхмәт ага да, Казым Миршан да, менә шундый татар көен уйна, тагын шундыен уйна дип, миңа бурыч йөкләп тордылар. Алар сораган көйләрнең кайберләрен уйный алмадым, күбесенең берәр генә куплетын уйнап күрсәттем.

Соңга таба 1941 елда якташларны сугышка озатканда, алардан ишеткән һәм 1963 елда Җаек (Урал) елгасы буйларында экспедициядә йөргәндә, андагы татарлардан ишеткән бер моңлы халык көе искә төште. Әхмәт Тимергә ул көйнең Әлмәт яклары белән бәйләнгән булуын сөйләп бирдем.

– Бу көйне миңа 1963 елның җәендә Җаек (Урал) елгасы буенда урнашкан Зубочистенко авылы карты җырлап күрсәтте, мин аны магнитофонга яздырып алдым. Җырлаучы да Әхмәт исемле иде. Аның әти-әнисе Әлмәт тирәсендәге Өчмунча авылыннан Җаек буена рус гаскәрләрен мөселман казахлардан саклау өчен XX гасыр башында җибәрелгән. Аларның Әхмәт исемле уллары булган. Минем белән 1963 елда очрашканда, аңа 70 яшь тирәләре иде. Димәк, ул 12-15 яшьләргә кадәр Өчмунчада яшәгән, калган гомере шушы Зубочистенко дигән татар авылында үткән. Балалары да хәзер олы яшьтә, гаиләләре белән үз йортларында яшиләр. Әхмәт карт, балаларга мәшәкать ясамыйм дип, башта карчыгы белән, карчыгы дөнья куйгач, үзе генә бер кечкенә йортта яши. Безнең Татарстаннан икәнне белгәч, ул үзе безне эзләп килеп, магнитофонга яздыру өчен, шактый җыр башкарды. Аны бигрәк тә туган илен сагынуы, авылын күрә алмау кайгысы баскан иде. Ул башкарган җырлар арасында безгә аеруча ошаганын аккордеонда уйнап та алдым.

– Бу көйне хәзерге җырчылар менә нинди сүзләр белән җырлый:

Биек тауның башларында
Утырып уйлар уйладым.
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым.

Әхмәт ага, мине кочаклап:

– Рәхмәт сиңа, тәшәккүрләремнең чиге юк, – диде.

Аның күзләре яшьле иде.

– Туган авылым урамын кабат-кабат урадым. Әлмәткә – туган якка кайтып килдем бит! – диде.

Чыннан да, бу Әхмәт аганың, Әлмәткә күңелендә генә булса да кайтып, урамда яшь чактагы көйне тыңлап йөрүе булгандыр.Менә шунда мин Әхмәт агадан:

– Сез, безнең Президентның кунагы буларак, Әлмәткә кайтып килү мәсьәләсен хәл иткәнсездер инде? – дип сорадым.

– Юк, күп уйладым, мин бит чиктән качып чыккан кеше, нәрсә булмас, картайган көнемдә әти хәлендә каласым килми, – диде ул.

Без яңадан бу темага сөйләшмәдек. Бодрумга якынлашып килә идек, якын тирәне һәм Бодрумны ерактан күзәтү өчен, яхта өстенә чыктык.

15 октябрь көнне мин Әхмәт Тимерне һәм Рәйханәне Анкарага озаттым.

Үзем 22 октябрьдә Истанбулга очтым. Казанга кайткач, 14 ноябрьдә татар теле каналыннан Төркиядә күр­гәннәрем, ишеткәннәрем турында һәм Әхмәт Тимернең 85 еллык юбилее хакында зур гына чыгыш ясадым, «25 гасырдан соң Геродот туган җирдә» дигән мәкалә язып бастырдым. Безнең эрага кадәр V гасырда яшәгән тарихчы Геродот, чыннан да, Бодрум шәһәре төзелгән җирдә туган. Мин дә шунда торып, төркиләрнең тирән тамырлары турында хезмәтне төгәлләдем. Ул хезмәт Әхмәт ага үлгән елда – 2003 елда Мәскәүдә «Происхождение тюрков и татар» исеме белән басылып чыкты (406 бит). Төрекләр аны, төрекчәгә тәрҗемә итеп, 2005 һәм 2007 елларда ике мәртәбә бастырып таратты. «Türklerin ve Tatarların kökeni» (512 бит) дип атала ул.

Миңа Төркиядә Әхмәт Тимер белән тагын берничә мәртәбә очрашырга, фикер алышырга насыйп булды. Мәсәлән, 1999 елның 4-8 октябрь көннәрендә «Төрек тарих җәмгыятенең XIII конгрессы»нда без Әхмәт Тимер белән бергә булдык. Конгресска минем белән бергә Фәһимә һәм Нурмөхәммәт Хисамовлар да барган иде.

beznen_tur_yazalar_12_iyul_13_3[1]

Конгресс эшләгән көннәрдә Әхмәт ага мине өйләренә дә алып барды. Анда да күп кенә мәсьәләләр турында фикер алыштык.
– Өч илдә тордым: Татарстанда, Германиядә, Төркиядә. Шушы ил­ләрдәге тормышым һәм эшчәнлегем турында өч китап яздым. Шулай да туган җиремне мин Әлмәт-Бөгелмә дип саныйм. Без бит Сезнең белән илдәшләр булабыз. «60 ел – Алмания» китабын бүләк итим әле, – дип, ул миңа «60 yıl Almanya (1936-1996). Bir yabancının gözü ile Geziler-Araştırmalar Hatiralar» (426 s.) (Германиядә 60 ел (1936-1996). Чит ил кешесе күзе белән сәяхәтләр – эзләнүләр – истәлекләр) китабын бүләк итте. Анда ул: Sayın ildeşim ve meslekdeşim Mirfatih Zeki ogluna samimi selam ve saygılarımla. 8.07.1999. Ankara (Ватандашым һәм фикердәшем Мирфатыйх Зәки улына дусларча сәлам һәм хөрмәт белән. 8.07.1999. Анкара)», – дип язган иде. Мин дә аңа үз китапларымны бүләк итеп тордым.

Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: Әхмәт Тимер үз туган иленә ике мәртәбә «кайтты» дип әйтә алабыз. Беренче мәртәбә, халык көен тыңлаганда, күңеле белән Әлмәт урамнарына кайтып йөреп килсә, икенче кайтуы аның «Ахмет Тимер: Возвращение» дигән китапта булды.

Чыганак:»Чын мирас»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*