tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Калеб”та кунакта: Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов
“Калеб”та кунакта: Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов

“Калеб”та кунакта: Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов

4 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Качалов театрының Кече залында Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов кичәсе узачак. Иҗади дуэт тамашачы белән «иң
кадерле иҗат җимешләре» – зур сәхнәдән, радио һәм телевидениедән сирәк яңгырый торган эксклюзив җырлары белән уртаклашырга вәгъдә итә.

Эльмир Низамов: «Без җырчы Алинә Шәрипҗанова белән берничә ел хезмәттәшлек итәбез. Ул минем күп җырларны, романсларны башкара, «Алтын
Казан» мюзиклында төп рольләрнең берсе – Сихәтбану буларак чыгыш ясады. Минем өчен «Калеб»тә узачак кичә – бүгенге эстраданың иң яхшы җырчыларыннан берсе белән эшләү өчен тагын бер мөмкинлек. Алинә киң диапазонга һәм югары мөмкинлекләргә ия җырчы, аның белән эшләү бик рәхәт».

Алинә Шарипҗанова: «Бу очрашу – мөһим вакыйга. Моңарчы әйтелмәгәннәрне тамашачыга җиткерү мөмкинлеге. Без Эльмир белән икебез өчен
дә кадерле булган әсәрләрне яңгыратырга җыенабыз».

Качалов театры сәхнәсендә бу көнне халыкара «Turkvision-2014» конкурсы лауреаты Айдар Сөләйман, шагыйрәләр Резеда Гобәева һәм Алена Кәримова
да чыгыш ясаячак. Эльмир Низамов, Резеда Гобәева һәм Айдар Сөләйманның «Калеб» проекты чараларында беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Бу кичәләр үткән ел ук уртак иҗатка юл ачты. Әлеге «Калеб» кичәсендә Эльмир Низамовның Резеда Гобәева сүзләренә язылган тагын бер яңа җыры яңгыраячак.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов кичәсе «Калеб» проектының Качалов театрында узачак беренче чарасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*