tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каләм чарлаган тарих
Каләм чарлаган тарих

Каләм чарлаган тарих

Әдәбиятны белгән кеше – үзенең телен, тарихын белгән кеше диеп әйтәбез, чөнки теле барның иле бар, киләчәге бар. Шуңа күрә дә, милләтебезнең дәвамлы һәм ныклы булуын теләп, без әдәбият елында Мамадышыбызда төрледән – төрле очрашулар, кичәләр һәм викториналар үткәреп торабыз.

Кызыл Тау авылындагы урта мәктәптә үзебезнең яраткан җирле язучыларыбыз – Шәйхи Маннур исемендәге “Агымсу” әдәби – иҗат берләшмәсе вәкилләре белән “Каләм чарлаган тарих” исемле очрашу үткәрдек. Районыбызда татар әдәбиятыбызның хәле, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек, һәйкәлләрнең торышы, музейларның эше турында сөйләштек. Гомүмән, тарихыбызны кулына каләм тотучылар ничек барлый, истә калдыра. Өлкәннәребездән сугыш китергән дәһшәтле елларны сөйләттек.

Тормышыбыз ир – егетләрнең батырлыгы һәм көчлелеге белән ямьле. Без – хатын – кызлар, ир – атларыбызның терәгенә мохтаҗ. Матур әдәбиятка зур өлеш керткән, аяусыз сугышларда катнашып, төрмәләрдә “Моабит дәфтәрләре” аша халкыбызга үз сүзен җиткерә белгән, башын палач балтасына куйганда да соңгы сүзен әйтә алган, үзенең батырлыгы белән халкыбызга зур үрнәк күрсәткән, мәңге үлемсез Муса Җәлилне без бу көнне дә искә алдык.

Укучыларыбыз күңелләрендә йөрткән күп төрле сорауларына җаваплар алдыдар, ә шагыйрьләребез күңелле уйлар белән таралыштылар.

Гөлнур Васыйлова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*