tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калфакларны сөенеп киябез…
Калфакларны сөенеп киябез…

Калфакларны сөенеп киябез…

Карадуванда (Татарстанның Балтач районы) Әниләр көне бәйрәмендә 4-7 яшьлек кыз балалары әниләре белән берлектә балалар өчен тегелгән калфакларны бизәделәр һәм әниләр үзләренең назлы, матур, йомшак сүзләре белән балаларга калфакларны бик сөенеп киерттеләр.

Хәзер безнең бакча сабыйлары калфак-түбәтәйдән йөриләр. Ә бакча тәрбиячеләребез үзләренә махсус күлмәкләр белән калфаклар тектерттеләр. (Тегүчебез үзебезнең бакча хезмәткәре Булатова А.Ш.)

Бәйрәм барышында җирлегебездәге “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Зиятдинова Фирая  калфакларның тарихын һәм хатын-кыз өчен әһәмите хакында сөйләде.

Шулай итеп, тәрбиячеләр халкыбызның милли киемнәренә балаларда мәхәббәт, сакчыл караш тәрбиялиләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*