tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Калфаклы сандугачыбыз” яшәргә рухландыра.
“Калфаклы  сандугачыбыз”  яшәргә рухландыра.

“Калфаклы сандугачыбыз” яшәргә рухландыра.

Ямашев китапханәсе, “Туган тел” Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте, “Милли авыл” комплексында урнашкан “Татарстан” ресторанының уртак тырышлыгы белән уздырылган Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә шәһәребездә ел дәвамында уздырылган мәдәни чаралар чылбырын төгәлләп, чын мәгънәсендә Татар елына әйләнгән агымдагы елга “музыкаль аккордлы” йомгак ясады. Ул чараларны санап тору күп урынны алыр иде. Аларның һәркайсын азмы-күпме мөмкинлекләребездән килгәнчә мәглүмат чараларыбыз яктыртырга тырышты. Шунлыктан бүгенге чарага гына, ягъни 15 декабрьдә узган җыр-моң кичәсенә генә тукталам.

Юбилей чарасы ике төп максатны үз алдына куйды:1. Җырчы-композитор Сара Садыйкованың тормышы, иҗат юлы белән таныштыру. 2. Композиторның әсәрләрен башкаручы милли талантларыбызны барлау.

Белдерүне таратуда заман мөмкинлекләреннән киң файдаланырга тырыштык:интернетта игълан бирелде, телефон ярдәме дә читләштерелмәде. “Сарафан радиосы” да үз ролен уйнаган булып чыкты – 16 сәгать тулуга «Татарстан» ресторанының икенче катындагы иркен зал җыр-моң сөючеләр белән тулы иде инде! Китапханәләр системасындагы Ямашев исемендәге филиалның әйдәп баручы китапханәчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова Сара Садыйкованың тормышы, иҗаты белән таныштыруны башлады. Җанлы әңгәмә юбилярга багышланган слайдларны күрсәтү, музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Китапханәбез коллективының аерым хөрмәт белән билгеләнеп үтүгә лаеклы үзенчәлеге бар: алар милли талантларыбызны табып, барлап, алар белән шәһәрдәшләребезне таныштырып торалар. Әлеге кичә дә искәрмә булмады: Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтының вокал бүлеге талибәсе Элина Ситдыйкованың чишмәдәй саф тавышы белән хозурландык.

Үзешчәннәр бәйгесен бәяләүче жюринең эше дә җиңелләрдән түгел иде: җырчылар берсеннән-берсе затлы тавышлылар, әсәрләрне йөрәкләре аша үткәреп башкаралар!Кичәгә ямь өстәгән һәр җырчыны, музыкантны кочып тәбриклисе, бүләкләп куандырасы килә. Мин аларның барысының да исемнәрен тезеп атарга булдым. Менә алар: Рәйсә Ваһапова (“Әнкәй”), Зөбәрҗәт Сөнгатова (“Җидегән чишмә”, “Кайтам инде” ), Фәүзия Мавлембердина(“Йөрәк сере”), Илсөяр Дәминова (“Көтәм сине”, “Әйтергә микән, әйтмәскә микән”), Галия Балабаева (“Беренче мәхәббәт”), Радик Ваһапов (“Идел суы ага торыр”, “Әй, язмыш, язмыш”), Асия Җиһаншина ( “Җидегән чишмә”), Мөнирә Гафарова (“Үз илемдә”), Зәйтүнә Узбәкова( “Керфегеңә тамармын мин”), Фирая Фәтхетдинова (“Оныта алмасам нишләрмен”), Роза Агишева (“Яшьлегем эзләре”, “Туган авылым каршымда”)

Сәйфиев Файзулла Газиз улы, Дәүләтьяров Ягофар Гыйбадулла улы кичәне баян моңнары белән бизәделәр. Фотограф Ишбульдин Рамил хезмәтен интернет-файдаланучылар лаеклы бәяләр дип уйлыйбыз. Фотолар челтәрдә урын алачак.

Шәһәркүләм чарага матди ярдәм күрсәткән химаячеләрнең (спонсорлар) исемнәрен дә халкым белергә хаклы. Менә алар: шәһәребезнең “Туган тел” татар милли-мәдәни иҗтмагый оешмасы рәисе Маннанов Рөстәм Фәйзрахман улы, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Оренбург дәүләт Университеты доценты Шәрипов Таһир Фәрит улы, “Милли авыл”дагы “Татарстан” ресторанының хуҗасы Марат Әхмәтҗанов. Марат әфәнде менә инде ничә тапкырлар милли чаралар өчен бинаны бушлай биреп тора.

Кичәдән хисләнеп кайтып, язарга утырыр алдыннан китап киштәмнән композитор турында истәлекләр тупланган “Сагыналар сине якын дуслар…” җыентыгын ачтым, һәм… сәгать буе аерыла алмый укып утырдым. Ниләр генә ачмадым мин анда! Сара апа үлем түшәгендә ятканда да халкының киләчәген кайгырткан бит: китапта композиторның Туфан Миңнуллинан язуын үтенгән милли опера либреттосы турында сүз бар. Ул аңа музыка язарга җыена!..

Бүгенге көнебезгә кайтсак…, күп нәрсәләр борчый безне: чалгыйларыбызга ябышып артка сөйрәгән кризис та, яшь буынның миллилегебезне югалта баруы да, мәктәпләребезнең ябылулары… Нинди шартларда да оптимистик рухын югалтмаган бу нәни генә сынлы, корычтай рухлы, сандугач моңнарын туплаган , ак калфаклы татар җанлы Сара ханымга ихтирамың еллар үтү белән бермә-бер арта-көчәя генә бара. Ул безне армый-талмый эшләргә, һәр көннән ямь табып яшәргә рухландыра.

Мансур СӘГЪДИЕВ, Оренбург шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*