tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калининградта “Фәхретдин укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була
Калининградта “Фәхретдин укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була

Калининградта “Фәхретдин укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була

15 – 17 октябрь көннәрендә Калининград шәһәрендә V “Фәхретдин укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциянең темасы “Ислам һәм Калининград өлкәсе мөселманнары Ватанга һәм үз диннәренә хезмәттә” дип атала.

Әлеге чара Калининград шәһәре һәм Калининград өлкәсе мөселманнары җәмгыяте теркәлүнең 25 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Укулар җәмгыять үсешен алга җибәрүдә дәүләт һәм социаль институтланың хезмәттәшлегенә багышлана.

Чараны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү ислам институты оештыра. Биредә дәүләт органнары вәкилләре, дин эшлеклеләре, социологлар, фәнни һәм иҗтимагый интеллигенция вәкилләре катнаша, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*