tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калугада төбәкнең милли-мәдәни берләшмәләре һәм диаспораларының гүзәллек конкурсында Татарстан кызы “Мисс игелеклелек” титулына ия булган
Калугада төбәкнең милли-мәдәни берләшмәләре һәм диаспораларының гүзәллек конкурсында Татарстан кызы “Мисс игелеклелек” титулына ия булган

Калугада төбәкнең милли-мәдәни берләшмәләре һәм диаспораларының гүзәллек конкурсында Татарстан кызы “Мисс игелеклелек” титулына ия булган

Калуга өлкәсендә беренче тапкыр төбәкнең милли-мәдәни берләшмәләре һәм диаспораларының хатын-кызлары арасында гүзәллек һәм осталык конкурсы уздырылган. Моны кулай вакытка – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән бәйле ялларга туры китереп оештырганнар.

Өлкәнең яшьләр үзәгендә үткәрелгән конкурста Россия, шул исәптән Татарстан һәм Чувашия, шулай ук Дагстан, Әзербайҗан, Әфганстан, Грузия, Израиль, Украина гүзәлләре катнашкан. Ярышлар исә 3 этаптан торган: визитка, милли киемнәрдән дефиле һәм иҗади конкурс. Конкурста катнашучылар үзләрен сәхнәдә тоту, иҗади конкурста гына түгел, милли телне белү һәм үз халкы ашларын әзерләү буенча да бәяләнгән.

Шул хакта Калуга өлкәсенең “Весть” газетасы хәбәр итүенчә, жюри Гран-прига чуваш диаспорасы вәкиле Оксана Иванова лаек дип тапкан. “Вице-мисс Этно-2014” титулын исә Әрмәнстан вәкиле Арминэ Наджарян белән Грузия чибәре Нино Хупения бүлешкән. “Мисс игелеклелек” дип аталганында Татарстан кызы Расимә Фроловичевага тиңнәр булмаган, “Эстрада йолдызы” – Әфганстаннан Камилла Фазал. “Мисс сөйкемлелек” дип аталган номинациядә Әзербайҗан сөйкемлесе Милана Аликбәрова җиңгән,“Алтын тавыш”лысы – Россия кызы Диана Третьякова. “Милли төсмерләр” номинациясен дә ике чибәр бүлешкән – яһүдләр җәмгыятеннән Юлия Завальная белән украиналы Лилия Пугачева.

Конкурсны Калуга төбәгенең Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, өлкә яшьләр үзәге һәм милли-иәдәни берләшмәләре, диаспоралары оештырган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*