tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кама аръягында туган як тарихын өйрәнү
Кама аръягында туган як тарихын өйрәнү

Кама аръягында туган як тарихын өйрәнү

Бөтендөнья татар конгрессы каршында төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы төзелгәч, урыннарда да зур җанлылык башланды. Туган як тарихын өйрәнүчеләр бергә тупланып, моңа кадәр башкарган эшләрен барлыйлар, алга таба юнәлешләр билгелиләр.

18 март көнне Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылы урта мәктәбендә шундый зур җыеннарның берсе булып үтте. Җыен Нәүруз бәйрәме белән башланып китте, мәктәп балалары килгән кунакларга урамда ук театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр. Ә мәртәбәле фәнни чараны Бөтендөнья татар конгрессы, Мәрҗани исемендәге тарих институты, Халиков исемендәге археология институты, Аксубай районы башкарма комитеты һәм районның Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе оештырган иде. “Көнбатыш Кама аръягы торак пунктлары тарихын өйрәнү проблемалары” дип аталган төбәк фәнни-гамәли конференциясендә йөздән артык кеше катнашты, пленар утырышта һәм алты секцияддә алтмышка якын доклад һәм чыгыш тыңланды. Тарихчылар Дамир Исхаков, Юлай Шамилуглы (Америка) Фаяз Хуҗин, Альберт Борханов, Фәүзия Бәйрәмова, Җәмил Мөхәммәтшин, Рафик Насыйров, Нурулла Гариф, Наил Нәбиуллин, Асия Мөхәммәтшина, Мәксум Акчурин һәм башка чыгыш ясаучылар төбәк тарихын өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләделәр, бу юнәлештә булган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр.

Конференция эшендә Аксубай районы хакимият башлыгы Камил Гыйльманов та катнашты һәм бу җыенның район өчен генә түгел, ә бөтен Кама аръягы төбәге өчен гаять әһәмиятле булуын ассызыклады. Чыннан да, конференция эшендә Аксубай, Чистай, Норлат, Яңа Чишмә, Алексеевск, Спас, Әлки, Чирмешән районнарыннан укытучылар, музей хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, җирле язучылар һәм хәбәрчеләр катнашты, татарлар гына түгел, төбәктә яшәүче чуваш һәм урыс халкы вәкилләре дә зур активлык күрсәттеләр. Шулай ук Казаннан танылган журналистлар – “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесеннән Илдар Кыямов, “Идел” журналы редакторы Радик Сабиров, журналист Гөлүсә Закирова, “Сабантуй” журналыннан Рәзинә Исмәгыйлова, Алексеевскидан “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Түбән Майна гимнын язган Алсу Нәҗминең чыгышлары конференция темасын ачуда зур ярдәм итте. Җыен барышын ТНВ каналының “Туган җир” тапшыруы хәбәрчеләре эфир өчен төшереп тә бардылар. Шунысын да әйтергә кирәк, конференция ачылышына инде “Кама аръягында туган як тарихын өйрәнү” дип аталган фәнни докладлар һәм чыгышлар җыентыгы инде әзер иде, ул килгән халыкка таратылды. Төбәк тарихын өйрәнүче иң актив кешеләргә, татарлар белән бергә, чуваш һәм рус краеведларына да, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.

Шунысын да әйтергә кирәк, Кама аръягында төбәк тарихын өйрәнүчеләр беренче тапкыр шулай зурлап җыелдылар, моңа кадәр Биләр төбәгенең борынгы тарихы һәм бүгенге торышы аз өйрәнелде һәм яктыртылды. Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Шәһри Биләрнең үзенә дә, аның тирәсендәге татар-мишәр авылларына да аерым игътибар, дәүләт ярдәме кирәклеген әйтте һәм бу хакта конференция резолюциясенә тәкъдимнәр ясады. Авыл җирендә булуына карамастан, бу фәнни конференциянең шундый югары дәрәҗәдә үтүендә Түбән Татар Майнасы мәктәбе директоры, тарих фәннәре кандидаты Рафик Насыйровның өлеше әйтеп бетергесез зур булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Килгән кунаклар саф татарча укытылган заманча бу яңа мәктәпне, аның шәһәрнекеннән дә бай булган музеен, борынгы кулъязмаларны зур кызыксыну һәм соклану белән карадылар, 750 еллык тарихы булган Түбән Татар Майнасы авылы халкына милли һәм дини рухны саклап яшәгәннәре өчен чиксез рәхмәтләрен әйттеләр.

“Тарихи –мәдәни мирас фонды”ның матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*