tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал артисты Фәнис Җиһанша Мәскәү татарлары белән очрашты
Камал артисты Фәнис Җиһанша Мәскәү татарлары белән очрашты

Камал артисты Фәнис Җиһанша Мәскәү татарлары белән очрашты

Театр һәм кино артисты Фәнис Җиһанша катнашында Мәскәү татарлары “Штабы”нда “Хуҗа Насретдин Мәскәүдә” кичәсе, ораторлык осталыгынан мастер-класс һәм Муса Җәлил исемендәге 1186 татар мәктәбендә очрашу уздырылды.

Данлыклы Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншаның Мәскәүдә иҗади сәфәре татар “Штабы” чакыруы белән оештырылды. “Штаб” лидеры Рөстәм Ямалеев сүзләренчә, артист катнашындагы чаралар Мәскәү татарларын туган телне саклау мәсьәләсендә уяту, активлаштыру максатында үткәрелде.

Беренче чиратта Фәнис Җиһанша 1186 мәктәп укучылары белән очрашты. Казан кунагын мәктәп мөдире Роза Шакирова-Хәбибуллина каршылады һәм мәктәп музейлары, белем йортының 20 еллык тарихы белән таныштырды. Шуннан соң Фәнис Җиһанша мәктәп укучыларына ораторлык осталыгыннан мастер-класс уздырды. Популяр артист балаларга дөрес сөйләм һәм чыгыш әзерләү  серләренә төшендерде. Укучыларны, бигрәк тә, имтиханнан вакытында белгән мәгълүмәтләрне онытмау, укытучы алдында каушап калмау проблемасы кызыксындырды.

Шулай ук Фәнис Җиһанша яшүсмерләр арасында туган телне саклау проблемасын әйтеп узды. Актер балаларны үзара татарча аралашырга, әти-әниләре белән туган телдә сөйләшергә чакырды.

“Әти-әниең сиңа русча дәшсә, син аңа татарча җавап биреп, аларны шакккатыр” -, диде актер Фәнис Җиһанша.

Мәктәптә очрашу Фәнис Җиһанша башкаруында Кол Шәриф монологы белән тәмамланды. Ахырда актер мәктәп һәм аның укучыларына соклануын белдерде. Аның сүзләренчә, татар ата-аналары балаларын 1186 мәктәпкә укырга күбрәк китерергә тиеш.

«Балаларның татар телен белүләре, ислам дине кыйммәтләрен аңлаулары шатландырды. Бу – Роза Шакирова җитәкчелегендәге укытучылар коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Балачагыма кайта алсам, мин, һишчиксез, бу мәктәптә укыр идем” -, диде Фәнис Җиһанша.

Алга таба Фәнис Җиһанша татар “Штабы”нда яшьләр белән очрашу вакытында шулай ук ораторлык осталыгыннан мастер-класс үткәрде. Очрашуда 70ләп кеше катнашты. Беренче чиратта Фәнис Җиһанша данлыклы Камал театры тарихы белән таныштырды, татар киносы үсешенә тукталды һәм татар телен саклау проблемасын әйтеп китте. Шулай ук Мәскәү татар яшьләре башкалада татар театрын булдыру мәсьәләсен күтәрде.

“Мәскәүдә татар «Штабы» туган телне саклау үзәге булып тора. Минем аңлавымча, “Штаб” – Мәскәүдә татар теле, мәдәнияте һәм тормышы үзәге. Театрыбызның актерларының да биредә булганы бар. 2019 елның гыйнварында Камал театрының Мәскәүдә гастроле узачак . Барыгызны да безнең тамашаларга көтеп калабыз” -, диде Фәнис Җиһанша.

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

“Штаб”ның матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*