tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры иң яхшы спектакльләрен онлайн карау мөмкинлеге тудырды

Камал театры иң яхшы спектакльләрен онлайн карау мөмкинлеге тудырды

Бүгеннән башлап, иң яхшы татар спектакльләрен театрның рәсми ютуб-каналыннан карарга мөмкин. Архивтагы легендар спектакльләр бушка күрсәтелә. Видео-коллекция тулыланып торачак. Сайтта һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР / СТАРИК ИЗ ДЕРЕВНИ АЛЬДЕРМЕШ 1976 год https://youtu.be/UXfg6Mkqhqo

АХЫРЗАМАН / ПЛАХА 1987 год https://youtu.be/CFhZe9H8pjY 

КАРА ЧИКМӘН / ЧЕРНАЯ БУРКА 2002 год https://youtu.be/O-eM54vpnPY

ҮЛЕП ЯРАТТЫ / ЛЮБОВЬ БЕССМЕРТНАЯ 2011 год https://youtu.be/yJ8bNTHpU6A

ЙӨЗЕК КАШЫ / ПЕРСТЕНЬ 2011 год https://youtu.be/IHM9T57GoN8

МУЛЛА 2012 год https://youtu.be/4bcw4Vm4a9o

ГАЛИЯБАНУ 2015 год https://youtu.be/GBt0Xu4RjmU

1 апрельдән 114нче сезон репертуарындагы спектакльләрнең онлайн-трансляциясенә билетлар сатыла башлаячак. Туры эфирда күрергә теләгән спектакль өчен театрның рәсми сайтында kamalteatr.ru онлайн-тавыш бирү бара.

«Килеп туган вәзгыятьне сәнгатьнең яңа юнәлешләрендә үсү мөмкинлеге итеп кабул итәргә кирәк. Камал театры өчен  онлайн-трансляцияләр 2018 елдан таныш технология. Без спектакльләрне онлайн күрсәтү белән генә туктап калмыйбыз. Иртәгәдән, тамашачы белән театр арасындагы элемтәне саклау максатыннан, яңа проект башлана. Безнең артистлар көн дә диярлек Инстаграмда туры эфирга чыгып, тамашачылар белән аралашачак», – диде театр директоры Илфир Якупов.

Белешмә өчен:

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, 2018 елдан башлап, спектакльләр һәм юбилей кичәләрен онлайн күрсәтү юнәлешен үстерә. Ике ел дәвамында, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, YouTube видеохостингында 10 трансляция эшләнде.  Аларны бөтен дөнья буенча 40 меңнән артык тамашачы карады. 2019 елның 4 октябрендә 114 сезон ачылуы ютубта онлайн күрсәтелде, аны 30 мең тамашачы карады. Туры эфир барышында Франция, Германия, Төркия һәм башка илләрдәге Татар диаспоралары элемтәгә чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән субсидияләр ярдәмендә онлайн-трансляция өчен театрга тиешле җайланмалар алынды. 2020 елның февралендә театр Яр Чаллы һәм Азнакай кинотеатрларында “Сүнгән йолдызлар”, “Мәңгелек буран”, “Сөясеңме, сөймисеңме” спектакльләрен онлайн күрсәтте.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*