tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры камил татар теленә омтыла
Камал театры камил татар теленә омтыла

Камал театры камил татар теленә омтыла

Камал театры яшь актерларын татарча дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтергә ниятли.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры театраль һәм музыкаль училище педагогы Инсаф Абдулланы сәхнә теле укытучысы буларак эшкә чакырган. Театр җитәкчеләре исәбе буенча, Инсаф абый яшь актерларны татарча дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтергә тиеш.

Хәзерге вакытта Инсаф Абдулла КазГИКта Фәрит Бикчәнтәев курсы студентларына сәхнә теле дәресләре укыта.

«Фәритнең бу идеясе инде бик күптән бар иде. Ул режиссер буларак театрда иң мөһим нәрсәнең тел булуын аңлый. Без дә моның турында гел әйтеп килдек. Былтыр, культура институтына яңа курс җыйганда, ул мине сәхнә теле укытучысы буларак чакырган иде. Театраль сезон тәмамланганда миңа Камал театрының яшь актерлары белән дә шөгыльләнеп алырга тәкъдим итте», — дип сөйләде «Идел» журналына укытучы.

Сөйләм остасы Инсаф Абдулла әйтүенә караганда, тел һәм сөйләм проблемасы Россиядәге барлык сәхнәләрдә дә күзәтелә. Еш кына рус теле белгечләре дә рус театры сәхнәсе теленә зарлана. Тел — театрның нигез элементы, дип саный педагог. Шул ук вакытта, Инсаф абый татар театрында тел проблемасының башка театрларга караганда кимрәк булуы турында да әйтте: «Безнең театрда сөйләм яңгырашы һәр вакытта да югары дәрәҗәдә иде. Мөгаен, бу театрның элеккеге җитәкчеләре һәм режиссерлары хезмәтенә бәйледер».

Инсаф Абдулла үзе Казан театраль училищесында укыганда сәхнә теле һәм сөйләм осталыгы дәресләрен Асия Хәйруллина, Шамил Барив кебек актерлардан алган.
Камал театры актерлары белән Инсаф Абдулла 10 сентябрьдән шөгыльләнә башлаячак.

idel-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*