tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры Милли театрларның икенче Бөтенроссия “Кырым театраль көзе” фестивалендә катнаша
Камал театры Милли театрларның икенче Бөтенроссия “Кырым театраль көзе” фестивалендә катнаша

Камал театры Милли театрларның икенче Бөтенроссия “Кырым театраль көзе” фестивалендә катнаша

4 -10 сентябрьдә Кырымда Милли театрларның икенче Бөтенроссия “Кырым театраль көзе” фестивале үтә. Ялта, Керчи һәм Симферепольдә Россиянең әйдәп баручы 9 милли театры чыгыш ясаячак.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Килмешәк” спектаклен күрсәтәчәк. Камаллылар 7 сентябрьдә А П.Чехов исемендәге Ялта театры сәхнәсендә чыгыш ясый.

Камал театры Татарстаннан фестивальдә катнашучы  бердән-бер театр. Фестивальдә, шулай ук, Башкортстан, Калмыкия, Карелия, Мари-Эл, Төньяк Осетия, Тыва, Чечня һәм Чувашия театрлары катнаша.

“Килмешәк” – театр репертуарындагы фестивальләргә иң күп йөрүче хит спектакль. 3 ел эчендә спектакль Кытай, Индия, Венгриядә уйналды.

Спектакль турында:
Тимер пәрдә ачылганнан һәм СССР таркалганнан соң элекке автоном республикалар халыклары үзләренең тарихларының ак битләрен барлый башладылар. Россиядә халык саны буенча икенче урында торган татарлар өчен иң үкенечле темаларның берсе – фашист Германиясе ягына чыгудан баш тарткан, Гитлер концлагерьлары газапларын кичергән, ә өченче рейх таркалганнан соң Сталин ГУЛАГы тоткыннары булган әсир солдатлар һәм офицерлар язмышы. Аларның кайберләре илленче елларда азат ителү бәхетенә ирешсәләр дә, Икенче Бөтендөнья сугышында катнашучы статусын әле күптән түгел генә алдылар. Алар арасында янәдән кулга алынудан куркып, туган якларына кайтмый калучылар да булды. Язмыш аларны дөнья буйлап таратты…

“Килмешәк” спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр яңа биттән башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый – бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча “Җаным” дип эндәшә. Көннәрдән бер көнне аның кебек үк “килмешәк”, ләкин тамырлары Шотландиядән булган күршесе Самуэль, элеккеге совет гражданнарына кире СССРга кайтырга рөхсәт ителә һәм аларга бернинди дә куркыныч янамый дигән хәбәр алып килә…

Нәкыйп Ватанына кайтырмы? Сөйгәне белән очрашырмы? Әнисенең каберенә килерме?

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*