tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры Нанкин шәһәрендә халыкара фестивальдә катнашты
Камал театры Нанкин шәһәрендә халыкара фестивальдә катнашты

Камал театры Нанкин шәһәрендә халыкара фестивальдә катнашты

14 һәм 15 декабрьдә Нанкин шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Килмешәк” спектаклен тәкъдим итте. Спектакль Ибсен Халыкара институты һәм дөньядагы иң борынгы университетларның берсе – Нанкин университеты оештырган “Күчеп йөрүче дөньялар” фестивале кысаларында уйналды.

Спектакльләрдән тыш, фестиваль көннәрендә Нанкин университеты студентлары һәм форумда катнашучылар өчен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев лаборатория үткәрде. Ә Камал театры директоры Илфир Якупов түгәрәк өстәлдә катнашты.

“Килмешәк” мистик драмасы – 2010 елда сәнгать өлкәсендәге халыкара бәйләнешләрне үстерү максатыннан Ibsen International Норвегия оешмасы үткәргән лабораториядә язылды. Әлеге лабораториядә берничә тема тәкъдим ителде: кеше хокуклары, әйләнә-тирә дөньяны саклау, шәхес иреге, ришвәтчелеккә каршы көрәш. Семинарда конкурста сайлап алынган төрле илләрдән сигез автор катнашты: Италия, КАР, АКШ, Норвегия, Кытай. Дәресләр 3 ел дәвамында Кытайда – Пекин,  Шанхай, Гуанчжоу шәһәрләрендә үтте. Лабораториядә Россиядән драматург Сөмбел Гаффарова катнашты. Проект кысаларында авторлар миграция, кешеләрне мәҗбүриләп күчендерү турында инглиз телендә пьесалар яздылар.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*